ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 июль 2021, 09:45

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Бүген, 20 июль көнне, барча мөселман халкы иң олы бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Яңа Балтач авылының "Фәридә" мәчетендә бәйрәм намазы узды.

Бүген, 20 июль көнне, барча мөселман халкы иң олы бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Яңа Балтач авылының "Фәридә" мәчетендә бәйрәм намазы узды. Авыл имамы Дилшод Касыймходжаев җыелучылар каршында вәгазь сөйләде, Корбан бәйрәменең һәр мөселман кешесе өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты. Мәчеттәге бәйрәм намазында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты. Ул һәммәсен дә якты бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләр җиткерде. Ният кылучылар бәйрәмнән соң корбан чалдырырга дип, өйләренә таралды.

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: