ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 март 2022, 11:10

Хезмәтеңнән тәм табып яшәү – олы бәхет

Үз эшенә бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләр ихлас соклану һәм хөрмәт хисе уята. Аеруча авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте иң авырлардан санала. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән башкалардан аерылып тора.

Хезмәтеңнән тәм табып яшәү – олы бәхет
Хезмәтеңнән тәм табып яшәү – олы бәхет

 

Районның терлекчелек тармагында үз эшен яратып, намус белән башкаручы хезмәткәрләр шактый. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы терлекчесе Айнур Илдус улы Гарифуллин – нәкъ шундыйлардан. Тормышын авылдан, терлекчелектән башка күз алдына да китерә алмаган тырыш хезмәткәр 10 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган. Фермада эшләү җиңелләрдән түгел, шуңа күрә анда малларны яраткан, авыл җанлы кешеләр генә эшли аладыр да.

Һәр авыл малае кебек үк, Айнур кечкенәдән әти-әнисенең тырыш хезмәте өлгесендә эшкә өйрәнеп, мал-туар арасында кайнашып, ярдәмләшеп үсә. Авыл җирендә терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Мал-туарын да асрыйлар, бакчасын да гөрләтеп үстерә аларның гаиләсе. Кул арасына керә башлау белән Айнур бакчада, мал-туар арасында олы ярдәмче була. Рапат авылында туып-үскән егет балачактан техниканы да үз итә. Әтисе Илдус абыйның колхозда тракторчы булып намуслы эшләгәненә инде 40 ел үткән. Еш кына әтисе улын үзе белән эшкә дә ала торган була. Малай әтисен кызыксынып күзәтә, тәҗрибә туплый.

– 12-13 яшьтән эскерт өеп, җилдертеп тракторда йөреп үскән авыл малае мин. Җир сөрә идем, әтигә ярдәмләшеп, гел аның янәшәсендә булдым. Әнием гомер буе фермада сыер сауды, әтием, тракторчы буларак, бүгенге көнгә кадәр туган авылында хезмәт сала. Бер сүз белән әйткәндә, гаиләбез белән авыл хуҗалыгы тармагында без. Шулай булгач, терлекчелек минем өчен читен, ишетмәгән-белмәгән һөнәр түгел. Авыл тормышына, эшкә сөю, күрәсең, балачактан киләдер, канга сеңгәндер инде, – дип балачак хатирәләре белән уртаклашты ул.

Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 24мартта дөнья күрәчәк 12 нчы санында танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: