+9 °С
Болытлы
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев,муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы -- Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләре, хезмәт алдынгылары һәм башкалар катнашты. Хезмәтендә зур казанышларга ирешкән бер төркем якташларыбыз илебез, республика һәм район җитәкчелегенең, Корылтай депутатларының бүләкләренә лаек булды. Мәдәният хезмәткәрләренең чагу чыгышлары авыл эшчәннәренең фидакарьлегенә дан җыры булып барып ирешкәндер. Чара турында тулырак мәгьлүмат "Игенче" гәзитенең алдагы санында дөнья күрәчәк.