ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 апрель 2022, 13:25

Алга зур максатлар билгеләп

Дөньякүләм пандемия аркасында кертелгән санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында агымдагы елда районыбызның агросәнәгать комплексы хезмәтләренең узган хуҗалык елына йомгак ясап, быегысына яңа максатлар билгеләүгә бәйле җыелышлары беркадәр соңлап үткәрелде.

Алга зур максатлар билгеләп
Алга зур максатлар билгеләп

 Хуҗалыкларда үткәрелеп беткәннән соң гомум район җыелышы район мәдәният йортының тамаша залында чынчынлап бәйрәм төсен алды. Әлеге чарада муниципаль районихакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов, хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крәстиянфермер хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәт алдынгылары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә узган хуҗалык елында ирешелгәннәргә йомгак ясап, агымдагысына планнар билгеләү һәм ярыш нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган хуҗалыкларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү мәсьәләләре чыгарылган иде. Агросәнәгать предприятиеләрендә, хуҗалыкларда һәм крәстиянфермер хуҗалыкларында һәр тармак буенча башкарылган һәм ирешелгәннәргә тулы анализ белән муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов сөйләгәннәрен слайдларда чагылдырылган мәгълү матлар белән озатып, тәфсилләп хисап чыгышы ясады. Узган елгы үтә корылык шартларыннан тыш, көтелгән нәтиҗәләргә ирешүне тоткарлаучы башка сәбәпләрне барлап, ул барлык көчне һәм игътибарны хезмәт җитештерүчәнлегенең эффектлылыгын күтәрүгә, энергия чыганакларын, ягулыкмайлау материалларын сакчылрак тотынуга, хезмәт дисциплинасын ныгытуга, һәр участокта ныклы исәп оештыруга, авыл хуҗалыгы җитештерүен яхшы әзерлекле кадрлар белән тәэмин итүне активлаштыруга, хезмәтне саклауга, техника һәм корылмаларны сакчыл файдалануга, чәчүлекләрне сугару системасын көчәйтүгә, корылык шартларына би решеп бармаучан һәм районыбыз табигатенә яраклаштырылган иген һәм мал азыгы, техник культуралар игүгә өстенлек бирергә чакырды. Икътисади киеренкелеккә карамастан, алга билгеләнгән барлык максатларга ирешү мөмкин, дәүләтебез төрле яклап ярдәмгә әзер, үзебезгә активрак булырга һәм эшебезне тагын да җаваплырак итеп башкарырга тиешбез, дип йомгаклады ул сүзен. Аның чыгышыннан күренүенчә, районыбызда алга билгеләнгән максатларга ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Табигать шартлары уңай килсен һәм һәр участокта таләпчәнлек, җаваплылык ныгытылсын гына. Җыелышта катнашучылар билгеләнгән йөкләмәләрне үтерлек дип тапты һәм бертавыштан хуплады. Артабан узган хуҗалык елындагы эшчәнлек йомгаклары буенча бүләкләүләр башланды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сүз алып, киеренке шартларда да районыбызда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүдә фидакарьлек өлгеләре күрсәткән хезмәт ияләрнең тырышлыгын чын каһарманлак, дип билгеләде, эшләрендә яңа уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләп, бүләкләр тапшыруга кереште. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә иң югары эффектлылыкка ирешкән җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте (генеральный дирек торы Вадим Васильевич Соколов), “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы (идарә рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов) һәм җаваплылыгы чикләнгән“Байбулат” җәмгыяте (директоры Ва лерий Вадимович Соколов) муниципаль район хакимиятенең махсус Дипломнары белән бүләкләнде. Үсемчелек тармагында югары җитештерүчәнлеккә ирешкән өчен җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте беренче, “Герой”авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы – икенче, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы – өченче дәрәҗәле Дипломнар иясе булды. Терлекчелек тармагында югары эффектлылыкка ия булган өчен “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы беренче, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыяте – икенче, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте өченче дәрәҗәле Дипломнар алды. Товарлыклысөтчелек фермалары арасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сатуны арттыруга ирешкән “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тайняш товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы (мөдире Илнур Фәнил улы Хөсә енов, һәр сыердан уртача 10401әр килограмм, тулай савым күрсәткече 47846 центнер, үсеш 126 процент тәшкил итә) – беренче дәрәҗә Диплом һәм 10 мең сум акчалата премия белән, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Иске Почкак товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы (мөдире Эльвира Фә нил кызы Нәбиуллина, һәрсыердан уртача савым 10461 килограмм, тулай савым 28506 центнер – үсеш 115 процент тәшкил итте) икенче дәрәҗә Диплом һәм 7 мең сум күләмендә акчалата премия белән, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең Байбулат товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы (мөдире Фларит Назыйм улы Хәбибуллин, һәр сыердан уртача савым 8520 килограмм, тулай савым 46848 центнер – үсеш 108 процент) өченче дәрәҗә Дип лом һәм 5 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнделәр. Артабан хезмәтендә аеруча уңышларга ирешкән авыл эшчәннәрен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов белән Ирек Марс улы Усманов үз премияләре һәм Рәхмәт хатлары белән дәртләндерде. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Их санов төрле тармакларда уңышлар яулаган агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә акчалата премияләр тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре ил табыны муллыгын тәэмин итүче авыл эшчәннәрен бай концерт номерлары белән сөендерде. Чарадан зур хезмәт күтәренкелеге белән таралганда һәммәсе дә алда торган хуҗалык елында да сынатмаска, алга куйган максатларга ирешү өчен бөтен тырышлыкларын салырга, дигән омты лышталар иде.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: