ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 апрель 2022, 11:40

Мал кышлату барышы

Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе

Мал кышлату барышы
Мал кышлату барышы

“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш районы буенча филиалының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә мал кышлатуны товарлыклылык күрсәткечләрен тотрыклы яхшырта барып тәмамлап киләләр. Бүлекчә управляющие Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Мәхмүт улы Вәлиев моңа терлекчелек фермаларында эшчәнлекнең үзбиеклегендә оештырылуы, маллар һәм биредәге хезмәткәрләр өчен шартларның яхшыртыла  баруы аркасында ирешелүе турында зур горурлык хисләре белән белдерде.

Иске Бәшир товарлыклы-сөтчелек фермасында төзү-төзекләндерү эшләре барышы, мал торлакларының бер өлеше заманча модернизацияләнеп, анда өр-яңа саву залы монтажланылуы, яхшы нәселле яшь маллар кайтарылуы аркасында савым күрсәткечләренең икеләтә диярлек арта төшүе турында хәбәрдар булсак та, эшчәнлек белән урынга килеп танышырга форсат тимичәрәк торган иде. Күптән түгел анда булып, әлеге хәлләрне үз күзләребез белән күреп кайтырга туры килде. Кичке савым башланырга санаулы минутлар калганда ферма мөдире Барис Гаскәров белән реконструкция үткәннән соң заманча төс алган мал торлагы белән танышып чыктык.

Узган җәй башында, маллар җәйге лагерьга күчерелү белән үк биредә Удмурт Республикасыннан төзелеш оешмасы вәкилләре ферма биналарын заманча үзгәртеп коруны башлап җибәргәннәр. Малларны бәйсез асрау өчен иркен торлак, берьюлы берничә дистә сыер савуга исәпләнелгән компьютерлаштырылган “Параллель” маркалы саву залы, сөтне тиешле шартларда саклап эшкәртүгә озатуга әзерләү өчен суыткыч җайланмалар, хезмәткәрләр өчен көнкүреш бүлмәсе, ветеринар табиб һәм ясалма орлыкландыру операторы кабинетлары, саву процессын көйләү өчен оператор бүлмәсе, маллар астын тазарту корылмасы, тиешле микроклимат тотуга исәпләнелгән җилләтү корылмалары һәм башкалар һәммәсе дә тиешле вакыт эчендә югары сыйфатлы итеп төзелгән һәм яңартылган торлакта 15 октябрьдән мал кышлату уңышлы башланып киткән.

– Бүген гольштин-фриз токымлы кара-чуар 288 баш сөтлебикәләребезнең һәркайсы көненә уртача 25әр килограмм югары сыйфатлы, барлык стандарт таләпләргә җавап бирүче сөт биреп сөендерә, – диде ферма мөдире Барис Нәүгать улы. –Көтү составының 100 башын Удмуртстаннан кайтарылган яшь малкайлар тәшкил итә, калганнарын үзебез үстердек. Җитәрлек күләмдә ярыйсы ук сыйфатлы, барлык таләпләргә җавап биргән мал азыгы туплап, аны баланслап, витаминнар баетып тупландыру исәбенә сөт җитештерүне икеләтә диярлек арттыруга ирештек (былтыр бу вакытта көненә 3,46 тонна сөт озатсак, быел тәүлегенә 6,43әр тонна сөтне югары сорт белән эшкәртүгә җибәрәбез). Саву залын оператор Илнур Галиев хезмәтләндерә. Менә шушы компьютер артында ул барлык эш процессын күзәтчелектә тота, – дип үзе компьютер артына утырып мәгълүматлар белән таныштырып алды.

Ферма мөдире савучы кызлар Альбина Фәйзуллина, Резеда Фәизова, Ләйсән Әхмәтҗанова, Илзана Рәшитованы тик мактап кына телгә алды. Эш процессында Резеда белән Ләйсәнне лаборант Әнисә Арсланова белән бергә фоторәсемгә дә төшереп алырга өлгердем. Малларны терлекчеләр Радик Рәхимов, Филгать Фәттахов, Фидус Асманов тәүлек әйләнәсенә күз яздырмай тәрбиялиләр икән. Без булганда “Хозяин” агрегаты ярдәмендә Илмир Курлович сөтлебикәләр алдына яхшылап балансланылган азыкны өләшеп чыкты. Әйткәндәй, махсус төягеч белән аны базлау урыныннан Владимир Морзабаев төяп җибәрә икән.

Ферма мөдире малларны ясалма орлыкландыру технигы Ринат Фәйзуллинны, ветеринар табиб Илнур Әбдиевны да тик мактау сүзләре белән генә телгә алды. Соңгысын Башкортстан дәүләт аграр университетыннан практика үтеп йөрүче 4 курс кызлары Дарья Исакова, Арина Гыймранова, Гөлшат Балташевага тоягы җәрәхәтләнгән сыерны дәвалау ысулын өйрәтү барышында тап иттек.

–Шәһәр кызы булуына карамастан, кулы эшкә ятып тора, тиз отып ала, – дип мактады ветеринар табиб махсус станокта аягын күтәртеп эшкәртүне  оста гына башкаручы практикант кызның тырышлыгын бәһалап.

Чынлап та, кызлар эшкә кыю тотыналар һәм аларның алган белемнәрен практикада кулланып карап, тәҗрибә туплап кайтачаклары бәхәссез.

Сыерлар һәркайсы, савар вакыт җиткәч, махсус урынга килеп басалар. Оператор кызлар (алар икешәрләп – сменаларга бүленеп эшли), җиленнәрен сөртеп алып, саву аппаратларын тоташтыралар. Һәр малкай турында мәгълүмат мониторда чагылыш таба: анда күпме сөт савылганы, майлылык, аксым күрсәткечләре, сөт составында тыелган катнашмалар булу-булмавы, хәтта сыерларның сәламәтлеге торышы да ачык күренә.

Әйткәндәй, сөтне бары тик югары сорт белән генә озатып, шактый табыш алына. Бу исә барлык хезмәткәрләрнең тотрыклы югары хезмәт хакында да чагыла. Мәсәлән, савучы кызларныкы ул аена уртача 45-50шәр мең сум, терлекчеләр һәм белгечләрнең дә үзләренә тигәннән үтә канәгать икәнлеге дә күренеп тора.

Ферма мөдире Барис Гаскәров та, бүлекчә управляющие Дамир Вәлиев та маллар җәйләүгә чыгарылу белән реконструкция эшләренең артабан дәвам иттереләчәген белдерделәр.

–Филиал җитәкчесе Алмаз Мәмдух улы Йосыповка, югарыдагы җитәкчеләребезгә безнең хакта шулай хәстәрлек күреп торулары өчен ихлас рәхмәттән башка сүз юк, – ди алар.

Биредәге хезмәт атмосферасы, малкайлар һәм барлык хезмәткәрләр өчен тудырылган шартлардан тәэсирләнеп кайтырга чыкканда тигез ритм белән дәвам иткән эшчәнлеккә тагын бер тапкыр күз салдым. Һәрберсе үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, гомум уңышка шулай барысы бердәм тотынып кына ирешеп булуына инанып, биредәге ир-егетләр һәм хатын-кызларның хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да югарырак күтәрү хакына тырышлыкны киметмәячәгенә ныклы ышанам.

 

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: