ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 апрель 2022, 09:50

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланды

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланды

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланды
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланды

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә, һәр елдагыча, язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Әлегә тырмату, дым каплауга керешергә мөмкин булмаса да, авиация ярдәмендә уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру башланган да инде.

Бу көннәрдә “Рус Авиа” кампаниясеннән ике “Аи-2” очкычы җәмгыять басуларында өстәмә тукландыру белән мәшгуль. Безнең эшче төркем Калмашбаш авылының Кырла очындагы яланда вакытлыча аэродром итеп кулланылучы участокта эш барышы белән танышып кайтты.

Уфа егете Рифат Абдуллинның безнең Чакмагыш җирен үз итүенә 4-5 ел инде. Узган ел ул җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте басуларын тукландырса, быел инде үзе экипаж командиры сыйфатында Үрнәк бүлекчәсендә уҗым бодае басуларын минераль ашламалар белән тукландыра.

–Чакмагышлыларның бердәм, чәмле халык икәнлекләрен кечкенәдән ишетеп үстем. Республика келәтләрен иң күләмле ашлык белән тәэмин итүдә берничә ел катнашуым белән үземне бик бәхетле итеп саныйм, – диде Рифат Өлфәт улы агрегатка чираттагы тапкыр минераль ашлама төяп торганда тәэссоратлары белән уртаклашып, соравыма җавап итеп. Аны фоторәсемгә төшереп алдым. Бүлекчә управляющие Рәфис Фаат улы Мөхияров та, җәмгыятьнең баш агрономы Илфак Наил улы да эшләрнең тиз арада һәм сыйфатлы башкарылуыннан канәгать.

Механизаторлар Рафаэль Бакаев, Алмаз Шәмсетдинов, Илнур Даутов “Беларусь” тракторларына ташып торган ашламаны очкыч бункерына кадәр “JCV” төягечендә Дамир Хөсәенов күтәртә, аны Наил Миңнекаев, Гали Кодаяров, Илдар Шәмсетдинов һәм Илнур Гомәров тиз арада төяп тә өлгертә. Очкыч һавага күтәрелеп, билгеләнгән участокка сибеп әйләнеп төшүгә, егетләр аны тиз арада тагын төяп куялар.

–Барлыгы 2750 гектар мәйданда  уҗым бодае чәчүлекләрен өстәмә тукландырачакбыз, шуның 2450 гектарын – авиаторлар ярдәмендә, – ди Илфак Наил улы.

Игенчеләрнең тырышлын куәтләп, ашлама сибелгән басу өстендә генә ләйсән яңгыр явуы быел яхшы уңышка өмет-ышаныч уятты. Халкыбызның мәшһүр шагыйре Тукай шигырендәгечә, “җил дә вакытында исеп, яңгырлары да вакытында явып торсын һәм көзен келәтләребез иген муллыгына тиенсен иде”, – дип телисе килә.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: