ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 апрель 2022, 11:25

Халык йоласына тугрылык саклап

Яз җитү белән басу эшчәннәренең мәшәкате арта: басуларда техника гөрли, туфрак эшкәртелә, бәрәкәтле җиргә булачак уңыш нигезе булган орлык күмдерелә. Элек-электән авыл эшчәннәре беренче буразна бәйрәмен зурлап үткәргән. Ул –халкыбызның язгы басу эшләрен башлап җибәрүче борынгы йоласы.

Халык йоласына тугрылык саклап
Халык йоласына тугрылык саклап


“Герой” хуҗалыгы эшчәннәре бу йолага тугрылык саклап, беренче буразна бәйрәмен ел саен үткәрә. Хәтта дөньяны коронавирус пандемиясе яулап алган шомлы 2020 елда да әлеге күркәм гадәт тукталып калмады. 27 апрельдә хуҗалыкның иң уңдырышлы басуларының берсендә янә мондый бәйрәм үтте. Аны оештырып үткәрүгә Тайняш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре зур тырышлык салды. Чарада “Герой” кооперативы рәисе Фәргать Ваһапов, Тайняш авылы имам-хатыйбы Флүр Якупов, хуҗалыкның баш белгечләре һәм механизаторлар, хезмәт ветераннары катнашты. Бәйрәмгә килүчеләрне хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы сәламләп, язгы басу эшләре башлану белән котлады һәм сәламәтлек, елның игенчеләр өчен уңышлы килүен һәм басуларда югары уңыш өлгерүен теләде. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов аның теләкләрен куәтләп, язгы басу эшләрен мөмкин кадәр тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга чакырды.
Халык йоласы буенча, булачак уңыш мул булсын өчен тәүге сызылган буразналарга йомырка тәгәрәттеләр. Басу эшчәннәрен тәбрикләп, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле җыр-моңнар бүләк иттеләр. Бәйрәм тәмамлануга басулар быелгы язгы эшләрне башлап җибәргән тракторлар гөрелтесенә күмелде.
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр! Бәрәкәтле туфракка салынган гарәбәдәй бөртекләр көзге айларда мул уңыш белән сөендерсен! 

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: