ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 Май 2022, 14:20

Игеннәр күкрәп үссен

Кояш – җиргә җан өрүче ,  Җиһан йөзен күрүче. Кояш белән бергә тора, Хезмәтсөяр игенче.

Игеннәр күкрәп үссен
Игеннәр күкрәп үссен

 Игенче хезмәте –  иң мөһим  һәм иң мактаулы һөнәрләрнең берсе. Кечкенәдән авыл кешесенең тормышы җир, басу, иген кырлары белән бәйләнүен, игенчеләрнең көнне-төнгә ялгап басу-кырларда тир түккәнен күреп үскәнгәдер, авылдашларыма, игенчеләргә карата  ихтирамым  зур минем.  Авылның язмышы, киләчәге , яшәеше уңган кешеләренә бәйләнгән булуын барыбыз да беләбез. Чыннан да, уйлый калсаң, бу шулай. Авыл җирендә гомер итүче кешедә уңганлык сыйфаты булу – иң мөһим таләпләрнең берсе. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Көне-төне диярлек – яңгырда да, кышкы бураннарда да алар үз хезмәтләрен намуслы башкаручы һөнәр ияләре. Аларның эше бер көнгә дә тукталмый диярлек. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучы кеше уңга-сулга карарга да өлгерми, эшнең башкасы җиңнән тарта. Халык өстенә төшкән бүгенге сынау вакытында да аларның барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын, дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр. 

 Быелгы  яз соңга калды дисәк тә, табигать үзенекен итте: кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыкты. Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына эленеп торса, хәзер бу тавышка техника гөрелтеләре  дә кушылды. Ничектер, җанга якын шушы  тавышлар күңелләрдә  өмет, яшәү дәрте уятты . Авылдашларым өчен иң җаваплы чор –елны туйдырыр  көннәр башланды.  Кендек каны сеңгән туган авылы туфрагына мәңгелеккә тугрылык саклаган, бар хезмәтен газиз авылына багышлаган, бәхетне үз җирендә, җирдә эшләүдән тәм тапкан Киндеркүл авылының чын игенче-механизаторлары бу сәгатьләр җитүен ярты кыштан ук көтеп алдылар. “Базы”хуҗалыгының 7 нче бригадасы агрономы  Радик Сибәгатуллин авылыбыз үңганнарына зур өметләр баглап тора. “Егетләребез сынатмас –  берсеннән-берсе уңганнар. Иртә таңнан караңгыга кадәр тырышып эшлиләр. Мондый уңган егетләр барында авылыбыз басуларында игеннәр күкрәп үсәр, табыннарда икмәк мул булыр, – дип механизаторларның һәрберсен мактап телгә алды ул.Быелгы чәчү чорында көнне-төнгә ялгап, җаны-тәне  белән киләчәк уңышка нигез салучы механизаторларыбыз Дамир Байбаков, Ранис Акчурин, Халит Байбаков, Рәфил Зиннәтуллин, Фаних Әюпов, Алик Мусакәлимов, Рөстәм Ялалов, Радик Нургалиев, Илдус Мостафин, Равил Ахметшин, Илфат Гыйльманов  кебек уңган авылдашларым тырышлыгы белән басуларда бүген кызу эш кайный. Эретеп  ябыштыручы Илнур Әюпов, тимерче Раил Сибәгатуллин, чәчүчеләр Азат Юнусов, Шамил Бакаевларның да хезмәтләре бары тик мактауга лаек. Яхшы уңыш алу өчен язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, тизрәк башкарып чыгарга кирәклеген бригаданың эшләр белән идарә итүчесе Татьяна Байбакова да  бик яхшы белә, эшен һәрвакыт намус белән башкара.

      Бер көн алдан чәчсәң –бер атна алдан урырсың , ди халык әйтеме. 1 май – хезмәт бәйрәме көнендә авылдашларым чәчүне башладылар.  Беренче буразна һәм хезмәт бәйрәме белән  без дә  Киндеркүл мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Сәйлән” җыр-бию түгәрәгенә  йөрүче балалар белән  басуларда көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары   янына барып, җыр- биюләр белән чыгыш ясадык.

 Мин үз чиратымда тәүге буразнага :

Җирнең тәүге буразнасы –

Хөрмәт итеп мин барам.

Мин сабанчы бүген үз кырымда,

Уңыш буразнасын мин салам, –  дип такмаклап  туган, авылым басуында йомырка тәгәрәттем. Игенчегә  дан җырлап сайраучы сабан тургайларына кушылып җырлаган, Нияз һәм Раушания Гәрәеваларның  шигъри һәм моңлы күчтәнәчләрен, Илназ  Гәрәевның өздереп татар  биюен   игенчеләр бик яратып кабул иттеләр. Мондый чаралардан авыл хезмәтчәннәре канәгать булып кала икән, безнең өчен иң куанычлы да, иң мөһим дә шөгыль. Ни генә дисәк тә, җырлы хезмәт –  күңелле хезмәт.  Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була .

Игенчеләр өчен  көннең һәр  минуты кадерле икәнен истә тотып,  без кайтыр юлыбызга  кузгалдык, ә  авылдашларым  исә уңдырышлы җир куенына гәрәбәдәй бодай бөртекләре чәчүне дәвам иттеләр. Озакламый шушы басуларда яшел шытымнар калкып чыгар, янә  бу басу-кырлар тук башаклары белән сөендерер.....Ә  бүген  игенчеләребезгә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.  Киләчәктә дә  дөнья имин булып, туган җиребезнең уңдырышлы туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләргә насыйп булсын иде авылдашларыма  –  уңган җир улларына!

Автор:Раушания Гәрәева, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: