ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген Чакмагыш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара.

Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен

 Көнне-төнгә ялгап эшләп, шушы төбәк игенчеләре 5 майга чәчеләчәк мәйданнарның биштән бер өлешендә, ягъни 13193 гектарда барлык агротехник таләпләр нигезендә дымлы туфракка орлыклар күмдерергә өлгергән дә инде. Иң күп мәйданнар җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенә ( 4691 гектар), “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалына (1509 га), “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына (1325 га), “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына ( 1127 га), “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозына (930 га) туры килә. Биредәге басу уңганнары һәр минутның кадерен белеп, булсынга дип җиң сызганган.

Ә менә “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында җир мәйданнарының өчтән бер өлешендә диярлек бу эшне тәмамларга өлгергәннәр дә инде. Биредәге язгы культуралар урнаштыру максатында бүленгән 2446 гектарның 530ында арпа, 100 гектарында солы, 50 гектарында беръеллык үләннәр чәчелгән. Басуларда куәтле “К-744” һәм “Джонн Дир” тракторларына тагылган “Феат”, “Джон Дир” чәчкеч комплекслары эшли. Аларның тәүгесен Айнур Әһәлетдинов хезмәтләндерә. “КамАЗ” автомашинасында Иршат Хәмәтдинов гербецидлар белән эшкәртелгән орлык һәм җирне тукландыру максатында минераль ашлама китереп тора, ә комплексны хуҗалык уңганы Глүз Фазлетдинов заправкалый. Чәчелгән мәйданнарны “МТЗ-82,1” тракторына тагылган кәтүкләү агрегаты белән булдыклы механизатор Илдар Галимханов тыгызлап бара.

“Джон Дир” чәчкечен Фәнүр Сәлимов хезмәтләндерә. Аңа орлык һәм ашламаны “КамАЗ” йөртүче Ахат Әһәлетдинов ташып тора, чәчкечне заправкалау Ранис Галиев җаваплылыгында.

–Егетләр тырыш, һәркайсы үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, бөтен булмышы белән эшли, – ди хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов. – Мөһим агротехник алымнар төгәл үтәлеп, чәчүне оптималь вакыт эчендә тәмамларга тырышабыз, барлык шартлар да тудырылган.

Сабантургайлар сайравына техника гөрелтесе дә кушылып, игенчеләр көне ел туйдырыр мәлдә олы җаваплылык тоеп эшли. Тырышлыклары көзен келәтләрдә буралар тулылыгы белән аклансын, дип телибез.

 

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас в