ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 Май 2022, 12:15

Авиаторлар ярдәмгә килә

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте басулары өстендә авиаторлар башкарган эшләргә күнегеп   барабыз инде.

Авиаторлар ярдәмгә килә
Авиаторлар ярдәмгә килә

 

Бу көннәрдә алар Рапат авылы янындагы басуларда үсентеләрне өстәмә тукландыру белән мәшгуль. Уфа авиация отрядыннан “АН-2” очкычын хезмәтләндерүче экипаж командиры Ринат  Зәйниевның (рәсемдә) сүзләренә карганда, ул Чакмагыш төбәгендә быел  өченче ел эшли икән инде. Мөңа кадәр икенче очучы сыйфатында килсә, хазер  үзе экипаж командиры  буларак ярдәмчесе – икенче пилот Айнур Латыйповка игенчеләргә ярдәм итү серләрен төшендерә.

Очкычка минераль ашламаны «Кам АЗ» автомашинасында Фидус Маннанов (рәсемдә)  ташып тора.  Бункерга ашламаны “JCV” төягечендә Илшат Насыйров күтәртеп бирә, Рәсим Нәбиев белән Азамат Шәйморатов аны төяп тора.

Тулырак мәгълүматны “Игенче”нең чираттагы санында укырсыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: