ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 Май 2022, 12:10

Химик утау үткәрелә

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятендә язгы басу эшләре  тулы  куәтенә дәвам итә. Биредә соңгы бөртекле, техник культуралар чәчүне тәмамлап киләләр, шулай ук үсентеләрне минераль  ашамалар белән  тукландыру, басуларны химик утау, гербидлар белән эшкәртү дә үз биеклегенә куелган.

Химик утау үткәрелә
Химик утау үткәрелә

 

Иске Биккенә һәм Рапат авыллары арасындагы 118 гектарлы шикәр чөгендере басуында бүген чүп үләннәрен химик утау белән шөгыльләнәләр. Бригада аграномы Фоат Зәйнуллин белдерүенчә, бу эшкә алынган “РЭГ - Сервис” җәмгыяте белгечләре эшләрен җиренә җиткереп башкара. “Туман-3” сиптергечендә чәчүлекләрне эшкәртү уңай нәтиҗәләрен күрсәтә дә инде.

Бу хакта тулырак мәгълүматны “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырсыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: