Сыйрышбаш авылының көньяк-көнбатыш өлешендәге 80 гектарлы “Татар басуы”нда берьеллык үлән чәчүдә мәшгуль тәҗрибәле механизатор Камил Галимов иярләгән “Джон Дир” чәчкеч комплексын чираттагы мәртәбә орлык һәм минераль ашлама белән тутыру мәлен тап иттек. Ашламаны “КамАЗ” автомашинасында булдыклы водительләрнең берсе Рөстәм Казыйханов ташып тора. Чәчү орлыгын исә Раил Сәлимов китерә. Әйткәндәй, Камил Галимовка быел гына аграр-технология колледжын тәмамлаган улы Вилнур да ярдәм итә.
Тозлыкуш белән Кәшәк авыллары арасындагы Озынкулның өске басуында яшь механизатор Рөстәм Баһманов шулай ук “Джон Дир”агрегатында берьеллык үлән чәчүне тәмамлап килә иде. Аңа “ГАЗ-САЗ” автомашинасында Марсель Мохтаров орлык һәм ашлама китереп тора.
Алгалылар эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат “Игенче”нең чираттагы санында урнаштырылачак.