ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 июнь 2022, 14:50

Ныклы нигез салынган

Район хуҗалыкларында чәчелгән мәйданнарның торышын  тикшерү буенча рейдлар үтте

Ныклы нигез салынган
Ныклы нигез салынган

Агымдагы язгы чәчү үткәннән соң гадәт буенча район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре сыйфатын ачыклау максатында рейдлар оештырылды. Бу максатта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның 20 майда кул куйган 182 санлы карары белән махсус комиссия расланылды. Аның составын рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, комиссия әгъзалары – авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин, мәгълумати консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, “Россельхозцентр” Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Чакмагыштагы филиалы начальнигы Ира Халит кызы Садыйкова, әйдәүче агрономы Луиза Хәмзә кызы Муллаянова, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин, мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәгенең әйдәүче белгеч-консультанты Альбина Шамил кызы Ишаева тәшкил итте. Комиссия әгъзалары алдан төзелгән план-график нигезендә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында чәчүлекләр торышын карап чыкты. Алар игътибарыннан рәт араларының төзлеге, үсентеләрнең чәчелү ешлыгы, чүп үләннәренә каршы химик утау үткәрелүе, туфракның ни дәрәҗәдә эшкәртелүе, минераль ашламалар һәм гербицидлар кертелүе һәм башка күрсәткечләр читтә калмады – һәммәсе дә тәфсилләп анализланылды һәм бәһаланылды. Безнең хәбәрчебез андый рейдларның икесендә шәхсән катнашып, әлеге четерекле тикшеренүләрнең шаһиты булды. Крәстиян фермер хуҗалыклары буйлап рейдта мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, “Россельхозцентр” ФДБУның Чакмагышта гы филиалының әйдәүче агрономы Луиза Хәмзә кызы Муллаянова һәм мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәгенең баш икътисадчысы Рөстәм Илдар улы Сәитов карап чыкты. Хәбәрчебез булган көнне алар Чакмагыш, Тозлыкуш һәм Имәнлекул, Яңа Коты авыл биләмәләрендәге крәстиян-фермер хуҗалыклары чәчүлекләрен йөреп чыктылар. Иң тәүдә “Чишмә” хуҗалыгы басулары белән район эшкуарлар оешмасы җитәкчесе Алмаз Рабис улы Гәрәев таныштырды. Калатау итәгендә урнашкан басудагы үсентеләр торышы комиссия әгъзаларында уңай тәэссоратлар калдырды. Аерым искәрмәләрдән тыш, гомум алганда мәйданнар торышы яхшы гына күренә. Эльвир Мәсгуть улы Камаловның биләмәләрендә дә шикәр чөгендере, арпа чәчүлекләре яхшы торышта. Аерым урыннарда чүп үләннәренә каршы химик утау үткәрү киңәш ителде. Тозлыкуш һәм Таскаклы авыллары арасында крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Салават Илһам улы Зыятдиновның басуларында да зур искәрмәләр булмады. Шушы ук биләмәгә караган Каргалы авылында Фәдис Зиннур улы Фазыловның басуларында да шикәр чөгендере һәм бодай торышы яхшы күренеш тудыра иде. Каразирек авылында крәстиян-фермерлар Вадим Әгъләм улы  Әхмәтов һәм Нияз Тәлгать улы Котлыевларның эшләре дә уңай тәэссоратлар калдырды. Җәмәй һәм Имәнлекул авылларында гомер итүче крәстиян-фермерлар элек-электән бердәм эшчәнлек алып барулары белән билгеле. Радик Рәзиф улы Тимерханов, Алмаз Рамил улы Хәбиров, Ревинер Илфат улы һәм Рөстәм Илфат улы Гыйльметдиновлар, Рим Әмин улы Сәйфуллин, Альфред Дамир улы Дәүләтшин, Азат Нәкыйф улы Мусин, Илмир Финал улы Юнысов, Салават Гаяз улы һәм Урал Гаяз улы Исхаковларның һәр басуы шулай ук уңай тәэссоратлар гына калдырды. Әйткәндәй, Исхаковлар быел уҗым культуралары һәм борчак игүгә дә алынганнар әле. Рәт аралары да төз һәм чүп үләннәреннән азат, үсентеләре дә ярыйсы ук уңыш алыначагына өмет уята. Илнур Илвир улы Локманов һәм Фирдәвис Үзбәк улы Ильясовлар да үз басуларында тулы тәртип тота икән. Комиссия әгъзалары моңа үзләре күреп инанды. Икенче көнне хәбәрчебез авыл хуҗалыгы кооперативлары басулары торышын тикшерү барышы белән танышты. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин, баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин һәм “Россельхозцентр”ның Чакмагыштагы филиалы начальнигы Ира Халит кызы Садыйкованы берләштергән комиссия әгъзалары белән берлектә “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы басулары буйлап үттек. Каргалы авылы янында хуҗалык идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов һәм баш агроном Иршат Рифкать улы Әхмәтгәрәев үз биләмәләре белән таныштыра башладылар. Уҗым культуралары, сабанашлык һәм шикәр чөгендере, башка культуралар һәммәсе дә яхшы торышта. Биредә дә үсентеләрнең барлык таләпләргә ярашлыгы исәпкә алына: чәчү ешлыгы, рәт аралары тигезлеге, чүп үләннәренә каршы химик утау, туфракны чәчүгә әзерләү технологиясенең тулысынча үтәлүе, күпме микъдарда минераль ашлама кертелү, орлыкларның нинди препаратлар белән эшкәртеп чәчелүе, чәчү вакыты һәм башкалар һәммәсе дә исәпкә алына һәм бәһаланыла бара. Гомумән алганда, райондагы барлык хуҗалыкларда да чәчү үз вакытында һәм барлык таләпләрнең төгәл үтәлеп башкарылуы, табигать шартларының үсентеләргә уңай булуы һәм башка тәрбияләү алымнарының төгәл баруы һәр җирдә ярыйсы гына уңышка ирешүне күзалларга мөмкинлек бирә. Белгечләр дә, механизаторлар да бөтен тырышлыгын салып эшләгәнгә, нәтиҗәләре дә күзгә ташланып тора. Бик сирәк урыннарда гына иң соңгы культураларны чәчү төрле сәбәпләр аркасында сузылган, бу көннәрдә алар да чәчелеп бетәчәгенә шик юк. Әдәбият классигы мәшһүр Габдулла Тукайча әйтсәк, хәзер безгә “җил дә вакытында тиешенчә генә исеп, яңгырлары да бәрәкәте белән явуын” телисе генә кала. Бу көннәрдә барлык хуҗалыкларда комиссия эшчәнлеге тәмамланып килә, аның нәтиҗәләре сабан туенда игълан ителәчәк һәм алдынгы хуҗалыклар, белгечләр, механизаторлар тиешле бәһасын алачак.    

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: