ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2022, 09:10

Хәвефсез файдалану мөмкин булсынга

Тозлыкуш авыл биләмәсендә шәхси тракторларның  техник торышын тикшерү буенча семинар үтте

Хәвефсез файдалану мөмкин булсынга
Хәвефсез файдалану мөмкин булсынга

Бүген техникасы булмаган хуҗалыклар, булса да, бик сирәк очрыйдыр. Һәр ихатада диярлек шәхси автомашиналар гына түгел, техниканың башка төрләрен дә еш очратасың. Тракторлары, йөк автомобильләре, үзйөрешле комбайннарына кадәр бар хәтта. Әнә шундый техника төрләреннән хәвефсез файдалануга ирешү максатында Тозлыкуш авылында шушы биләмәгә караган авыллардагы шәхси һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында файдаланылучы тракторлар һәм аларның тагылма арбаларының техник тырышын тикшерү буенча махсус семинар оештырылды да инде. Барлыгы унике берәмлек көпчәкле тракторлар тикшерүгә куелган иде. Чараны Дәүләт техник күзәтчелек (Гостехнадзор) үзәгенең баш дәүләт инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов ачып җибәрде, аның тәртибе белән таныштырды. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, үзләрендә булган барлык техника төрләрен төзек эшләтеп, бәла-каза күрмичә, файдасын күреп эшләүләрен теләде. Артабан Финат Вәсим улы Сәетов ярдәмчесе – дәүләт инспекторы Илнур Мидхәт улы Гафаров белән китерелгән барлык техника төрләренең торышын энәсеннән-җебенәчә карап чыктылар. Тракторларның тавыш һәм яктылык сигналлары, узелагрегатларының бөтен таләпләргә җавап бирүе – барысы да җентекләп каралды. Аерым искәрмәләрдән тыш, барлык техниканың да торышы яхшы дип табылды һәм ияләренә бу хакта раслаучы документлар тапшырылды. Чарада шулай ук берничә авыл биләмәләре башлыклары да катнашты. Аларга үз территорияләрендәге мондый төр транспорт чараларының техник тикшерү үтү-үтмәве турында мәгълүматлар һәм күрсәтмәләр җиткерелде. Үз тракторларын һәрчак пөхтә һәм төзек файдаланганы, техник тикшерүгә яхшы әзерлекләре өчен крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыклары – Каргалыдан Зинфир Зиннур улы Фазылов беренче, Каразиректән Вадим Әгъләм улы Әхмәтов – икенче, Тозлыкуштан Эльвир Мәсгуть улы Камалов – өченче урынны алу турындагы грамоталарга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: