ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 июнь 2022, 16:35

Сыйфалы һәм туклыклы булсынга

“Герой” авыл хуҗалыгы  җитештерү кооперативы базасында мал азыгы хәзерләү мәсьәләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үтте.

Сыйфалы һәм туклыклы булсынга
Сыйфалы һәм туклыклы булсынга

 Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, авыл хуҗалыгы бүлеге һәм ветстанция җитәкчеләре һәм белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлары, баш аграномлары , мал азыгы хәзерләү буенча белгечләр һәм төрле учреждениеләр, оешмалар вәкиләре катнашты.

Семинарда катнашучылар тәүдә Тайняш авылы  янындагы  люцерна басуында мал азыгы хәзерләүдә катнашучы техника төрләре һәм әзерләнелүче яшел массаның сыйфатын билгеләүче махсус прибор белән  таныштылар, һәркайсын эш барышында күзәттеләр. Биредә һәм товарлыклы-сөтчелек фермасының  сенаж-силос саклау траншеяларында жаваплылыгы чикләнгән «Экопрод» җәмгыяте вәкиле Рөстәм Исмәгыйль улы Бәдретдинов сусыл  һәм тупас мал азыгы хәзерләү, бу  өлкәдә төрле консервантлардан файдалану, “Агропартнер” оешмасыннан Александр Николаевич Зубиков ферментация процессына идарә итү, мал азыгының әчүе  барышында  кислоталарның  бердәй  тигез тәэсир итүенә ирешү юллары белән  таныштырды. Урында сенаж   базлау барышы белән  танышканнан соң муниципаль район хакимияте башлыгы йомгаклау сүзе белән чыкты, эшлекле киңәш-тәкъдимнәр җиткерде.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: