ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 июнь 2022, 16:30

Осталыкта, җитезлектә көч сынаштылар

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагеренда районыбыз хуҗалыкларының ясалма орлыкландыру операторларының 33нче,  машина белән сыер саву операторларының 34нче бәйгеләре үтте.

Осталыкта, җитезлектә көч сынаштылар
Осталыкта, җитезлектә көч сынаштылар

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагеренда районыбыз хуҗалыкларының ясалма орлыкландыру операторларының 33нче,  машина белән сыер саву опраторларының 34нче бәйгеләре үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннанов, авыл хуҗалыгы бүлеге, “Элита” токымчылык предприятиесе, ветстанция, хуҗалыкларның баш зоотехниклары һәм ветеринар табиблары, ясалма орлыкландыру һәм машина белән сыер саву операторлары катнашты.

Чараны авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов ачты һәм алып барды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бәйге тотучыларны сәламләп, иң изге теләкләрен җиткерде. “Алга” кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннанов үз хуҗалыкларының социаль-икътисади хәле, ирешелгән уңышлары, киләчәккә планнары белән  таныштырды, шулай ук бәйге тотучыларга уңышлар теләде.

Ярыш  әләмен узган елгы район чемпионнары Альфира Бакирова белән Гөлнара Галиуллина күтәрде. Артабан  судьялар белән таныштыру үтте.

Бәйге тотучылар саву аппаратын сүтеп-җыюда, лабораториядә эшләүдә, сыер савуда, малларны ректаль тикшерү үткәреп, ясалма орлыкландыруга әзерләү һәм орлык салуда, теоретик әзерлек буенча ярыштылар. Бер үк вакытта спорт ярышлары һәм урындагы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт барды.

Бәйгедә җиңүчеләр турында соңрак хәбәр итәрбез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: