

Күп хуҗалыкларда печән хәзерләү киң колач белән бара, шулай ук сенаж базларга керешкәннәре дә байтак инде. Һава торышының көйсезлекләренә карамастан, куе үлән массасын тиешенчә киптереп, тыгызлап төргәкләргә урап, саклау урыннарына ташуны үзбиеклегендә оештырып, сыйфатлы әлеге мал азыгын күбрәк хәстәрләргә тырышучылар олы мактауга лаек.
Безнең эшче төркем “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында печән хәзерләү барышы белән танышып кайтты. Яңа Каразирек һәм күрше Дүртөйле районына караган Таштау авыллары арасындагы 103 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән чәчелгән мәйданда эшнең иң кызган мәлен тап иттек.
Костер үләне ятмаларын моңа кадәр дә әйләндереп торган булганнар. Әле, кипкән печән массасын төргәкләргә уратыр алдыннан, Данис Латыйпов идарә иткән “Беларусь” тракторына тагылган агрегат бу эшне тагын бер тапкыр башкарып чыга.Фидус Нәбиев, Ирфат Гыймалетдинов, Илдар Галимханов идарә иткән шундый ук маркалы тракторларга тагылган тыгызлап төргәкләргә урау җайланмалары (пресс-подборщиклар) артыннан күз иярми диярлек. “JCV” төягече белән Айнур Әһәлетдинов аларны тагылма арбалары да булган “КамАЗ” автомашиналарына төяп, Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасындагы махсус япма астына озата бара.
Хуш ис бөркеп торган шактый калын, яхшылап кипкән печән төргәкләрен булдыклы водительләр Азат Әһәлетдинов белән Илшат Хәмәтдинов “КамАЗ” автомашиналарында, уңган механизатор Ирек Сәлимов “Т-150” тракторында ташып өлгереп торалар.
Хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзовның эшчәнлектән канәгатьлеге йөзенә үк чыккан.
–Булдыклы егетләребезнең гомум тырышлыгы белән һәр көнне 40ар тонна печәңне саклау урыннарына кайтарып өлгерәбез, – ди ул. –200 тонналап яхшы сыйфатлы әлеге мал азыгын япма астына кайтарып өйдек тә инде. Бу эшне дәвам итәбез һәм төргәкләр арта төшәчәгенә шик юк. Якын арада сенаж базларга да керешергә ниятлибез, әле соңгы әзерлек эшләре тәмамлануга бара.
Печәнчеләргә куәт өстәп, иркен басу өстендә сабантуйлар җыр суза. Ә хезмәт кешеләренең табигать гүзәллеге белән хозурланып торырга вакыты юк, алар булсынга, дип җиң сызганган. Әнә ич, кемузардан ярышып, булдыклы механизаторлар мал азыгы муллыгын тәэмин итү өчен тырышалар. Азыгы булса, ите дә, сөте дә күп булыр, хуҗалык кассасына тере акча кереме дә артыр һәм болар финанс-хуҗалык эшчәнлеген тагын да тотрыклырак итәргә мөмкинлек бирер.