

Куе һәм мул үскән күпъеллык культураларны тиешле вакытында тезмәләргә салып, яхшылап туратып, химик препаратлар белән баетып, бөтен туклыклылык сыйфатларын саклап калырлык итеп базларга омтылалар биредә. Күрше Дүртөйле районына ка раган Кирәмәт авылы белән чик тәш люцерна басуында “КСУ” агрегатында Айнур Әһәлетдинов әлеге культураны тигез ятмаларга салып чыгуга “Полесье” ургычында Илнур Миңнекәев аны яхшылап туратып, Илдар Галимханов, Фидус Нәбиев, Ирфат Гыймалетдинов идарә иткән “МТЗ” маркалы, Ирек Сәлимов иярләгән “Т 150” маркалы тракторларга һәм Азат Әһәлетди нов хезмәтләндергән тагылма арбасы да булган “КамАЗ” автома шинасына ваклап туратып төяп Ка разирек товарлыклы сөтчелек фер масы территориясендәге базлау урынына озата. Биредәге траншея да кайткан яшел массаны әйбәтләп тигезләп һәм тыгызлап, “К 744” трак торында Альфред Әһәлетдинов тиешенчә өя бара. –Егетләрне күреп торасыз – бул сынга дип, бөтен тырышлыкларын салып эшлиләр. Һәр көнне уртача 300 тонна сусыл масса ташып базланыла. Бүгенгә ул 2000 тоннадан артык саклауга салынды инде, – ди хуҗалык идарәсе рәисе, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкорт станның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов. Тотрыклы финанс икътисади эш чәнлек нәтиҗәләренә әнә шулай бердәм тырышлык белән ирешелүен яхшы аңлап эшли победалылар. Барлык шартлар да тудырылгач, хезмәт кешеләренә игътибар даур булгач, эшчәнлек тәырамлы баруы табигый. Мал азыгы хәзерләү темпларын сүндермичә, победалылар алда торган кышлату чорына зур запас тупларга омтылалар, моңа ирешү өчен бер киртә дә юк.