ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июль 2022, 18:40

Печән төргәкләре арта бара

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә дә мал азыгын җитәрлек күләмдә мул һәм яхшы сыйфатлы итеп хәзерләп калырга тырышалар.

Печән төргәкләре арта бара
Печән төргәкләре арта бара

Биредәге терлекчелек фермала ры янындагы печән саклагычларда һәм сенаж траншеяларында да яхшылап тыгызланылган яшел масса күләмнәре һәм хуш истаратып торган печән төргәкләре арта бара. Алтынчы санлы бүлекчә управляющие Марат Әлтәф улы Хәмидуллин белән Рапат авылының төньяк көнбатыш өлешендәше 72 гектарлы костер басуында эшләр барышы белән танышып үттек. Рим Сәлахов иярләгән “МТЗ” тракторына көйләнелгән ятмаларны әйләндерү җайланмасы артыннан Ригат Фәттахов, Сәгыйть Хамматов, Рәсүл Дәүләтов үзләре идарә иткән “Беларусь” тракторларында печәнне тыгызлап төргәкләргә урыйлар. Ихтиар Алимов һәм Радис Биктимеров исә үз тракторларына тагылган махсус җайлан маларга төяп, печән төргәкләрен яңа сөтчелек комплексы янәшә сендәге печән саклагычка илтеп бушаталар. Шунысы кызык, әлеге җайланмаларга өстәмә рәвештә төягеч агрегат таләп ителми – алар төргәкләрне үзләре үк арбага төяп алып китәләр. Ферма янәшәсендә кайткан печәнне “JCV” төягече ярдәмендә Дамир Хөсәенов пөхтәләп өеп тора. Биредә дә мал азыгы яхшылап җилләп торсын, шул ук вакытта дым да эләкмәсен өчен осталык күрсәтү таләп ителә. –Әлеге мәлгә 1668 төргәк, ягъни 500 тоннага якын яхшы сыйфатлы коры печәнне ферма янына кайтарып өйдек инде, – диде Марат Әлтәф улы. – Алай гына да түгел, урман акланыннан чабып, төргәкләргә урап, хуҗалыкта эшләүче һәр кешегә 5әр төргәк пе чәнне өйләренә илтеп бирдек әле. Моңа өстәп тагын теләүчеләр кирәк кадәр фураж ашлыгы да алды. Эш кешеләренә башка төрле ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз, шуңа алар сынатмыйлар. Кызу кояш нурлары астында печән тиз арада кибеп өлгерә һәм бөтен туклыклылык сыйфатлары да төгәл саклана. Маллар яратып ашый торган һәм җитештерүчәнлекне арттыруга сәләтле бу төр мал азыгын мөмкин кадәр күбрәк туплап кую өчен тырыша авыл эшчәннәре. Һәммәсенә дә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: