ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июль 2022, 09:30

“Алга”да – печән өсте

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив- колхозында мал азыгы хәзерләү кампаниясе кыз- ганнан-кыза бара. Бүген печән хәстәрләүне тәмамлап, сенаж базлауга керешеп ятулары. Ә безнең эшче төркем булганда биредә кызу печән өсте иде.

“Алга”да – печән өсте
“Алга”да – печән өсте

Тозлыкуш авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә – Ташлыкул тугайлыгы буендагы 80 гектарлы күпъеллык үлән басуы быел ярыйсы ук калын тезмәләр белән сөендерә. Костер үләне биек һәм куе булып үскән, аны тиешле вакытында тезмәләргә салып, әйләндереп торып, яхшылап җилләвенә ирешкәннәр. Коры калын ятмаларны “МТЗ” трак- торларына тагылган тыгызлап төрү агрегатларында уңган механизаторлар Фәндәс Әхмәдуллин, Рәүф Янгиров, Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Каләмдәр Минһаҗев төргәкләргә урыйлар. Шундый ук маркалы тракторларга көйләнгән төягеч җайланмаларга Рим Зарифуллин, Виталий Фадеев һәм Марс Шәрәфетдинов идарә итә. Төргәкләрне алар Роберт Ялаев хезмәтләндергән “”Т-150” тракторына, Рөстәм Казыйханов белән Раил Сәлимов идарә иткән “КамАЗ”, Марсель Мохтаров белән Рим Сәлимов идарә иткән “ГАЗ-САЗ” автомашиналарына төяп Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасына печән туплагычка төяп озаталар. Анда исә “JCV” төягечендә Илнур Шәрәфетдинов төргәкләрне матурлап өя бара. Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов белән берара егетләрне күзәтеп, әңгәмәләшеп алдык. –Күреп торасыз, һава торышының уңай торуы печән хәзерләр өчен яхшы шартлар тудыра. Әлбәттә, мондый мөмкинлекнең бер генә сәгатен дә ычкындырмаска тыры- шабыз. Тәүдә Сыйрышбаш бригадасында эшне тәмамладык, биредә дә тиз арада җыеп алырга дигән бурыч куйдык. Гомумән, печән яхшы, алдагы еллардагыдан күбрәк. Былтыргы гомум күләмнән икеләтә арттырдык инде, бу саннар тагын да югарырак булачак әле. Янәшәдә генә “Полесье” ургычында Фларит Кәримов “Беларусь- 1221” тракторына идарә иткән Рәмзил Дәүләтов белән ферма малларын өстәм тукландыруга яшел масса хәстәрләү белән мәшгуль иде. Аларны тракторның кузовы тулып туктагач, янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алдым. –Булдыклы егетләр, – дип куәтлә- де янәшәмдә Фәнил Радик улы. –Бездә һәммәсе дә бар эшкә дә өлгерә торган ир асыллары, хуҗалыкның төп көчләре һәр егетебез. Әнә, күрәсез бит, ярышып эшлиләр, булсынга дип эшкә сызганганнар. Без булган көнгә хуҗалык буенча барлыгы 695 тонна яхшы сыйфатлы печән хәзерләнеп, фермалар янәшәсендәге саклагычларга кайтарып өелеп куелган иде. Һәр көнне уртача 30-40ар тонна, дигән сүз бу. Гәзитне нәшрияткә җибәргәнче әлеге күрсәткечләр шактый арта төшүе бәхәссез. Ә бу исә алда торган мал кышлату чорына ярыйсы ук күләмдә ризык запасы булдырылуына ишарәли. Печәнчеләр яныннан кузгалганда Ташлыкул тугае кошлар сайравы, агачлар һәм камышлар шаулавы, күпсанлы бөҗәкләр гөжләве белән озатып калды. Меңәрләгән ел яңгыраган гүзәл табигать моңнарына гөрелдәп техника эшләве дә кушылуы күңелләргә дәрт өсти, яхшы киләчәгебезгә өметне арттыра

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: