ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2022, 09:00

Ил табыны муллыгы – алар кулында

“Герой” кооперативы – озак еллар дәвамында районда алдынгылыкны тотрыклы саклаучы хуҗалыкларның берсе.

Ил табыны муллыгы – алар кулында
Ил табыны муллыгы – алар кулында

“Герой” кооперативы – озак еллар дәвамында районда алдынгылыкны тотрыклы саклаучы хуҗалыкларның берсе. Ул язгы чәчүнең сыйфатын һәм авыл хуҗалыгы культуралары шытымнарының торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча быел да икенче урынны яулады. Авыл эшчәннәре- нең иң зур бәйрәме булган сабантуйда кооператив уңганнары елның-елында күмәк бүләкләнә. Быел да хуҗалыкның төрле тармакларында эшләүче хезмәткәрләргә тантаналы шартларда дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хуҗалык идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповка күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Русия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан буенча бүлекчәсенең Мактау грамотасы тапшырылды. Фидакарь хезмәт, тырышлык белән яулап алынган лаеклы бүләкләрне бөтен район халкы алдында сәхнәгә менеп алыр алдыннан без алдынгы хезмәткәрләрне коопера- тивының профсоюз оешмасы җитәкчесе Рәфис Рәшит улы Бәдретдинов белән истәлеккә фотога төшереп, берникадәр әңгәмәләшеп тә өлгердек. Тантанада 18 ел дәвамында Иске Балак фермасында машина бе- лән сыер саву операторы булып эшләгән Гөлназ Хәләф кызы Хөрмәтуллинага Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе К.Б.Толкачевның Рәхмәт хаты тапшырылды. Әйткәндәй, хезмәтен бар күңелен биреп башкарган, һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешкән Гөлназ Хәләф кызының тырышлыгы хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан югары бәһалана, ул алдагы елларда да район горурлы- гы булган алдынгылар сафында булып, шушы сәхнәдә бүләкләнгән иде. Әхмәт бригадасында хезмәт салучы Рәлиф Хәмидулла улы Ханов – зур хезмәт стажына ия булган районның иң тәҗрибәле механизаторларының берсе. 1981 елдан башлап ил табыны муллыгын булдыруга үз өлешен кертеп, дүрт дистә ел дәвамында иртә яздан кара көзгә кадәр басуларны иңләгән хөрмәтле һөнәр иясе ул. Тырышлыгы, булдыклылыгы белән хуҗалык җитәчеләре, хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында лаеклы ихтирам яулаган. Сабантуй сәхнәсендә аңа Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Тайняш бригадасында 1982 елдан башлап водитель булып хезмәт салган Инсаф Рим улы Гәрәев- ның да шушы дүрт дистә елда үткән юлларының озынлыгын санасаң- исәпләсәң, Җир шарын берничә тапкыр урар чыгарлык булыр иде, мөгаен. Хуҗалыкның икътисадын үстерүдә, аның озак еллар тотрыклы-нык булып сакланып килүендә Инсаф Рим улының да саллы көче, шәхси өлеше салынган. Төрле елларда төрле куәтле техниканы авызлыклаган, әлеге вакытта “ГАЗ-53” машинасына идарә итә ул. Ел әйләнәсенә хуҗалыкта үзенә йөкләтелгән бурычларны тел тидергесез итеп башкаруы, техниканы яхшы белеп, өзеклекләргә юл куймый эшләтүе белән хөрмәтле- абруйлы. Сабантуйда алдынгыларны хөрмәтләгәндә ул районның иң югары бүләге – Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Зур хезмәт тәҗрибәсенә ия булган, совет чорындагы машина-тракторлар һәм комбайннардан башлап, шушы еллар эчендә камилләшә барган заманча ауыл хуҗалыгы техникасында эшләү алымнарын үзләштергән алдынгылар кыска гына сөйләшү вакытында бүгенге хезмәт шартларыннан бик тә канәгать булуларын сөенеп эшләп йөрүләре турында да әйтеп өлгерде. “Техникалар яңа, заманча. Элеккечә тузанга-чаңга батып, эссе кояшта пешеп эшлисе түгел, кондиционерлары да бар. Тырышып эшлим дигән кешегә бер дә зарланырлык түгел, бөтен шартлар да булдырылган, шөкер итеп эшлисе генә. Техника ватылса, махсус белгечләр Уфадан килеп ремонтлыйлар, барысы да уңайлы итеп җайга салынган. Җитәкчеләргә озын гомер, сәламәтлек кенә бирсен Ходай, барыбызга да озак итеп эшләргә язсын. Нинди генә сорау- йомыш белән керсәң дә, тыңлыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Хезмәтебезне күрә-бәһалый беләләр, бүгенге көнебездән бик канәгатьбез”, – диде алар. Әйе, авылларыбыз шушы язма геройлары кебек алдынгыларның тырыш хезмәте белән яши, ил өчен катлаулы чорларда да алга бара, хуҗалык икътисады үсеш ала, ил табынын бәрәкәтле-мул итә. Дәүләтнең азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, ел әйләнәсенә хезмәт урыннарында фидакарьлек күрсәткән авыл хезмәтчәннәренең барысына да ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, эшләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: