+13 °С
Болытлы
Озак еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традиция буенча, мәдәният хезмәткәрләре урыннарга барып, игенчеләр алдында чыгыш ясыйлар. Шушы көннәрдә Яңа Коты авылы мәдәният йортының “Яшьлек” агиткультригадасы әгъзалары Тамьян авылы янындагы басуда эшләүче “Үзәк” МТСының Чакмагыш филиалы механизаторларын тырыш хезмәткә илһамландырып, мәдәни ял минутлары бүләк иттеләр. Ильяна Янгирова, Неля Азизова, Йолдыз Шакирова, Урал Шәяхмәтов башкаруында яңгыраган җыр-моңнар, дәртле биюләр басу батырларының эш көнен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелдерде, яңадан-яңа хезмәт уңышларына өндәде. Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Яңа Коты авыл китапханәсенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.