ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2022, 12:30

Хуҗалыклар уракка тулысынча әзер

Традиция буенча, урак алдыннан чәчүлекләр торышы каралды.

Хуҗалыклар уракка тулысынча әзер
Хуҗалыклар уракка тулысынча әзер

Ел елга ошамый, диелә халык мәкалендә. Былтыргы челлә, коры җәйгә караганда быел башакларның тулы булуы көтеләчәк, уңышның муллыгы – иртә яздан ару-талуны белми чәчүдә йөргән барлык колхозчылар өчен зур сөенеч. Димәк, ашлык бар. Урак эшләре башлангач, һава торышы гына бозылмасын, коры көе җыеп алып, илебезне иген белән тәэмин итәрлек запасларыбыз булсын. Уңышның муллыгын барлау максатында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, “Россельхозцентр”ның районыбыз буенча бүлекчәсе начальнигы Ира Халит кызы Садыйкова белән берлектә районның колхоз-кооперативларының җитәкчеләре һәм агрономнары басуларны карап чыкты. Комиссия үз эшчәнлеген “Заря” кооперативының ашлык саклау келәте ихатасында башлады. Берлектәге әңгәмә барышында хуҗалыклар балансында булган бөртек суктыру комбайннарының уракка тиешле дәрәҗәдә әзерләнелүе, иген ташуда кыенлыклар тумавы, пар җирләренең эшкәртелүе, һәм уҗым культуралары чәчәргә планлаштыру һәм башкалар турында сүз барды. Кооператив идарәсе рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов үз хуҗалыклары буенча түбәндәгеләрне җиткерде: “ Быел бөртекле-кузаклылар бездә 2100 гектарны били. Аларны урып алырга 4 комбайныбыз әзер. Һава торышына карап, читтән дә 1-2 комбайн җәлеп итәргә туры килгән чаклар булды. Комбайнчылар эшкә әзер, белгечләргә дә кытлык юк. Борчакны әкренләп чаба башлыйбыз. 700 га мәйданга уҗым культуралары урнаштырырга ниятлибез, җирләр әзер. Уңыш җыюга тулы әзерлек белән керәбез,” – диде ул. Басулар буйлап сәяхәт әлеге кооператив биләмәләреннән башланды. Игеннәр торышы быел матур күренә. Хәзер чәчелгәннең бөртеген дә әрәм итми җыеп, амбарларга кайтарып бушатырга язсын, дип телибез. Баш агроном Азат Гайсин һәм кооператив идарәсе рәисе Зәбир Гыйлемханов басулар буенча язын никадәр күләмдә орлык чәчелүе, күпме ашлама кертелүе, нинди матдәләр белән тукландырылуы һәм чүп үләннәре, корткыч бөҗәкләр белән көрәшүдә кулланылган ысулларны бәян итте. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте, “Үзәк” МТС-ы, “Октябрь” кооперативы, “ЧакмагышАгроПродукт” җәмгыяте, “Алга”, “Победа”, “Герой”, Ленин исемендәге кооперативлар, “Байбулат” җәмгыяте басуларындагы көтелгән уңышның яхшы булуын билгеләде комиссия әгъзалары. “Уракны без ныклы әзерлектә каршылыйбыз. Кайбер хуҗалыклар бүген-иртәгә борчакка төшәчәк. Һәр гектардан бөртеклеләрне уртача 45-47 центнер уңыш алынуы көтелә,” – дип сөенеп белдерде авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин. Уракка төшәргә старт алынды. Һава торышы тотрыклы, амбарларыбыз тулы, илләр тыныч булсын. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: