+17 °С
Яңгыр
Бүген “Сәламәтлек поезды” мобиль медицина бригадасы Аблайда кабул итә башлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре табибларны тантаналы шартларда каршы алдылар. Авыл биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова “Сәламәтлек поезды” медицина бригадасына авыр һәм җаваплы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Исегезгә төшереп үтәбез: “Сәламәтлек поезды” Аблайда 10-11 августта авыл халкын кабул итәчәк. Акция авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген булдыруга һәм күбрәк кешене диспансерлаштыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән.Анда барлык теләүчеләр белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел ярдәм ала алалар.