ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 август 2022, 15:40

Иң җаваплы чор җитте

Игенчеләребез өчен үтә җаваплы чор җитте: район хуҗалыкларының барысында да бөртекле һәм бөртеклекузаклы культуралар уңышын җыюга керештеләр.

Иң җаваплы чор җитте
Иң җаваплы чор җитте

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторлары да уракны олы җаваплылык хисләре белән башлап җибәрделәр. Безнең эшче төркем Иске Калмаш авылының төньяк-көнбатыш ягындагы вика басуында әлеге хуҗалык комбайнчыларын шушы культура орлыгын суктыру барышында тап итте. Хуҗалыкның баш агрономы Олег Солтанов белән әңгәмә барышында уракның әле тәүге көне генә булуга карамастан, егетләрнең зур тырышлык күрсәтүләре мәгълүм булды. – Бүген беренче өч комбайныбыз – Финат Насыйбуллин, Финат Хаҗиев һәм Азамат Хафизов хезмәтләндергән “Полесье”ларыбыз белән уракны башлап җибәрдек, – диде Олег Илһам улы. – Басу зур түгел, озакка бармас, дип уйлыйбыз. Иртәгәдән борчак басуына керергә ниятлибез, анда комбайннар да, машиналар да арта төшәчәк. Басу белән ындыр табагы маршрутын “КамАЗ” автомобилендә Рамил Баһаветдинов белән “ГАЗСАЗ” автомашинасында Ринат Ишморатов хезмәтләндерә икән. Башка техника сенаж хәзерләүне тәмамлау белән үк уракка җәлеп ителәчәк. Быелгы шартлар һәр культурадан ярыйсы ук уңыш үстереп алырга мөмкинлек бирде. Вика да яхшы чыга, ә саламын җыеп төргәкләргә урап, печән саклагыч янәшәсенә тупларга ниятләре. Туклыклылык сыйфатлары буенча бу культураның кыйммәтләре печәннекеннән һич. «Урак — 2022»: матбугат үзәге хәбәр итә калышмый икән. Комбайннарның тигез гөрелтесе астында әңгәмәләшкән арада кичке ашны китереп җиткерделәр. Форсаттан файдаланып, тамак ялгарга керешкәнче егетләрне һәм баш агрономны фотосурәткә төшереп алдык. Матур урман буендагы әлеге басудан да күтәренкелек бөркелеп торган хезмәт шавы еракларга таралуның шаһиты булып кайтыр якка кузгалганда күңелдә бер генә теләк иде: табигать шартлары уңай торып, зур тырышлык салып үстерелгән игеннәрнең бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп алу насыйп булсын, келәтләр ашлык белән тулсын, алдагы көннәребез имин узсын.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: