ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 август 2022, 14:55

Төп игътибар – мал азыгы запасына

«Октябрь» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторлары һәм белгечләре алда торган мал кышлату чорына кимендә ел ярымлык азык запасы туплау нияте белән берләшкән.

Төп игътибар – мал азыгы запасына
Төп игътибар – мал азыгы запасына

Бу максатта файдаланылучы бер һәм күпъеллык үлән культуралары мәйданнары быел шактый мул масса белән сөендерә. Аларны тиешле вакытында җыеп алу һәм барлык технологияләрне төгәл үтәп, тупас һәм сусыл азык запасы итеп туплауны үзбиеклегендә оештыру уңай нәтиҗәләрен бирә дә инде. 8 август иртәсенә хуҗалык саклагычларына барлыгы 1050 тонна яхшы сыйфатлы печән төргәкләре ( планга карата 77 процент ) кайтарып өелгән, 11700 тонна сенаж салынган иде (планда каралганнан 150 процент). Бу эшләр әле дә дәвам итә. Безнең эшче төркем октябрьлеләрне Иске Калмаш авылының көньяк-көнбатыш ягындарак урнашкан сенаж траншеясендә кайнаган эшчәнлек барышында тап итте. –Бу бишенче базыбыз инде, – диде хуҗалык идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Мусин. – Моңа кадәр дүрт траншея тыгызлап, яхшылап ябып куйдык. Монысы тулуга тагын бер базны сенаж өчен кулланырга ниятлибез. Силоска да кукуруз чәчүлекләребез яхшы өмет уята, әмма мөмкинлек барда берьеллык үләннәрне дә күпләп сенаж итеп туплауны дәвам итәргә булдык. Техника җитәрлек, кадрлар да әзерлекле, хезмәт дисциплинасы да яхшы. Алга алган бурычларны үтәячәгебездә шик юк. Яшел массаны басудан “Полесье” ургычларында ваклап һәм минераль өстәмәләр белән баетып тәҗрибәле механизаторлар Илшат Аллаяров һәм Финат Низаметдинов төяп җибәрә. Аны базлау урынына ташуда тагылма арбалары белән дүрт “КамАЗ” автомашинасы һәм 6 “Беларусь” тракторы мәшгуль. Кайткан массаның исәбен алып һәм үзбушаткычларны ачып-ябып торучы Илфир Акчуринның сүзләре буенча, егетләр кемузардан ярышып, булсынга дип тырышалар. Водительләр фоторәсемгә төшеп тормадылар, механизаторлар Рәлиф Тимашев (“МТЗ-82”) белән Фаил Шәмсетдиновны (“МТЗ1221”) бортларының ябылуын тикшереп алганда кадрга эләктерергә өлгердек. –Бездән тырышрак егетләр дә күп, аларны төшерсәгез яхшырак булыр иде, – диде алар бер-берсен кабатлагандай, ничектер үзләренә күрсәтелгән игътибардан тартыныбрак. Гадәттә эш кешеләре шулай артык күзгә бәрелеп бармаска тырышуын яхшы беләбез, ә авыл җирендә төпләнеп, кулыннан килгәнчә хезмәт күрсәтүче һәр кеше зур мактауга лаек. Рөстәм Ринат улы белән траншеяны тыгызлау барышын күзәттек. –“Джон Дир” тракторына махсус дисклар тагып массаны яхшылап таптатучы механизаторыбыз Илдус Макулов була, – дип таныштырды ул. –Әнә “JCV” төягечен хезмәтләндергәне – Марат Әхмәтшин, ул массаны эттереп тә, кирәк урыннарга төяп илтеп тә салу белән мәшгуль. Арырак “Т-150” тракторы да яшел массаны тиешенчә эттереп тыгызлап тора. Аны Садыйк Арсланов хезмәтләндерә. Күреп торасыз, егетләр барлык технологияләрне төгәл үтәргә омтылып, кышка яхшы сыйфатлы сусыл азык запасын күпләп туплау өчен тырышалар. Базлау урынына техника агымы тукталып тормавы – күтәренке хезмәт кәефе, барысының да бердәм эшләү нияте берләшүе күрсәткече дә. Хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Альбирт Фидай улы Мусинның белдерүенчә, бу көнгә үзләрендә асралган һәр шартлы мал башына уртача 27 шәр центнердан артык азык запасы тупланган да инде. Печән һәм сенаж хәзерләү артабан дәвам итә, моңа ярыйсы күләмдә салам, силос һәм фураж да өстәләчәк, әлбәттә. Бердәм тырышлык белән алары да тупланыр, мал кышлату барышына, планлаштырылганча, ел ярымлык азык запасы туплау ниятләре тулысынча тормышка ашар, дип ышанабыз. Моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: