Биредәге басулар, һәр елдагыча, мул уңыш белән сөендерә. Чәчү орлыгының иң яхшы кондициялесен тиешенчә гербицидлар белән эшкәртеп, алдан яхшылап әзерләнелгән туфракка оптималь вакыт эчендә күмдерү, үсентеләрне үзвакытында корткыч бөҗәкләргә һәм төрле чирләргә каршы эшкәртү, чүп үләннәренә каршы химик утау үткәрү һәм башка ысулларны үзбиеклегендә куллану әнә шундый нәтиҗәләр бирә дә инде. Явым-төшем дә мулрак булса, уңыш та, бәлки, бүгенгедән дә күпкә югарырак булыр иде.
Базылылар хәзер бөтен тырышлыгын үстерелгәнне бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп келәтләргә саклауга салу өчен юнәлтә. Һәр бүлекчә басуларында заманча комбайннар кемузардан ярышып урып-җыю белән мәшгуль, булдыклы механизаторларның тырышлыгына уңган водительләр дә удар темплар белән җавап бирә.
Безнең эшче төркем әлеге хуҗалыкның дүртенче бүлекчәсенең уракчылар комплексын Иске Биккенә авылы артындагы 78 гектарны биләгән “Скипетр” сортлы уҗым бодае басуында кызу эш мәлендә тап итте. Биредә барлыгы 6 комбайн турыга урып сугу белән мәшгуль. Илгиз Шәймөхәммәтов белән Җәвит Сәлимгәрәев “Акрос-595”, Вилүр Сәлахов “Акрос-585”, Дамир Бәдретдинов “Акрос-530”, Халит Сәитов белән Роберт Гатауллин быел гына алынган “РСМ-161” маркалы комбайннарда кемузардан ярышып гәрәбәдәй алтын бөртекләр суктыра. Бер-бер артлы тигез ритмда эшләүче уңганнарның тырышлыгы соклану тудыра. Егетләр бер генә минутны да бушка уздыруга юл куймый: һәркайсы үз эшен яхшы белүе ерактан ук күзгә ташлана.
Бункерлары тулуны белдереп, маякчыклар җемелди башлаган һәм автомашина килүен көтеп торган механизаторлар Җәвит Сәлимгәрәев һәм Дамир Бәдретдиновны аерым-аерым фоторәсемгә төшереп алырга өлгерүгә, прицеп тагылган “КамАЗ” автомашинасы килеп тә җитте. Ике комбайннан берьюлы аккан иген ташкынына сокланып, әлеге мәлне дә төшереп алдык. Ул арада ике комбайн да бушанып, артабан суктыруны дәвам итте, ә “КамАЗ”ны бодай ташкыны белән өченче комбайн тутырып бетереп, Калмашбаш авылындагы ашлык саклагычка озатты.
Бригада агрономы Радис Фәһим улы Сәлаховның канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. Әнә бит, салынган хезмәтләре юкка булмаган: гектар куәте уртача алты дистәдән дә югары тәшкил итә! Башакларның тук, дымлылык дәрәҗәсе дә тиешенчә булуы өстәмә чыгымнар таләп ителмәячеген дәлилли.
–Илгиз Шәймөхәммәтовның күрсәткечләре бүгенгә хуҗалык буенча өченче, – ди Радис Фәһим улы. – Техникасы көйле, үзе дә тырыш булгач, эшендә тоткарлыклар юк. Роберт Гатауллин, Җәвит Сәлимгәрәев белән алар бер сменага 700әр центнер ашлык суктырып озаталар. Башкалар да иң кимендә 500әр центнер җыеп алып, алардан калышмыйча киләләр.
Тырыш хезмәт шавы кайнаган басудан кайтыр якка кузганганда игенчеләр өчен горурлык хисләре күңелләрне биләп алды. Табигать шартлары кыза барган урак эшләренә комачаулык тудырмаса иде, дип телибез, ә игенчеләребезнең сынатмаячагына иманыбыз камил.