ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2022, 12:20

Хезмәт белән моң янәшә

Ел саен урак вакытында Иске Калмаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә басуга агитбригада  белән чыга.

Хезмәт белән моң янәшә
Хезмәт белән моң янәшә

 Быел   да “Чулпан”  агитбригадасы  “Октябрь”  авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы  игенчеләре  алдында чыгыш ясап, үзләренең дәртле җыр-моңнары белән  игенче-механизаторларга эшләренә дәрт-дәрман өстәп кайтты.  Ни дисәң дә, уттай урак өстендә каядыр концертка йөрергә вакыты юк авыл хезмәтчәннәренең.   Чөнки ел әйләнәсе өстәлләребездән икмәк  өзелмәсен өчен әлеге мәлдә аларга ныклы  тырышырга кирәк шул. Хуҗалык рәисе  Альбирт Фидай улы Мусин һәм эшчәннәр   аларга  күңелле ял мизгелләре бүләк иткән өчен бик канәгать калуларын һәм рәхмәтле булуларын  белдерделәр .

 Әйткәндәй, бу көннәрдә районыбызның мәдәният хезмәткәрләреннән торган башка агитбригада әгъзалары да хуҗалыклар басуларында булып, үзләренең дәртле җыр-моңнары белән чыгыш ясый, игенче-механизаторларыбызны хөрмәтли, күңелләрен күтәрә.

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Иске Калмаш мәдәният йортының “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: