Хуҗалык эшчәннәрен безнең эш че төркем Игенче авылының көньяк көнбатыш ягындагы 124 гектар мәйданны биләгән арпа басуында кызу эш мәлендә тап итте. Коопе ративның баш агрономы Азат Фидрат улы Гайсин зур горурлык хисе белән үтә кырыс табигать шартларында да ярыйсы уңыш үс тереп алуга ирешүләрен белдерде. “Памяти Чепелева” сортлы әлеге культураның уңышы гектарыннан уртача 35әр центнердан да ким булмаган төшем белән сөендерә. –Басуларыбызда үстерелгән игеннәрне вакытында җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – ди Азат Фидрат улы. – Техникабыз да, әзерлекле кадрларыбыз да сыната торганнардан түгел. Таби гать шартлары да уңай торуы иген челәребезне бөтен тырышлыгын салып эшләргә дәртләндерә. Өлгерүенә карап, аерым куль тураларны тезмәләргә салып җил ләтеп, кайсыларын турыга урып суктыралар Тезмәләргә салу белән “КСУ- 1” агрегатын хезмәтләндерүче тәҗрибәле механизаторлар Радим Мамлиев һәм Рузил Әхмәдуллин мәшгуль икән. Эшләрен сыйфатлы башкарулары күзгә ташланып тора: камылны да тигез калдырганнар, тезмәләр дә туры. Бөртеклеләрне үзләренең “Ак- рос” комбайннарында булдыклы механизаторлар Руслан Латыйпов, Азамат Дәүләтов, Фазыл Хәйрет- динов һәм Рөстәм Вахитов кему- зардан ярышып суктырып ала. Ярдәмгә эшкуар Моратовның “Нью- Холланд” комбайны да җәлеп ител- гән. Басу иңләп килгән кораблар- ның берсен туктатып, механизатор егетне фоторәсемгә төшереп алдык. Хуҗалыкның иң алдынгы комбайнчысы Руслан Латыйпов булып чыкты ул. Үзенә беркетелгән “Акрос-550” комбайнын сигезенче ел төзек эшләтә икән инде, аннан алда төрле маркалыларга идарә иткән булган. Без булган 22 август иртәсенә ул үзенең комбайны бункерыннан 14663 центнер ашлык суктырып алып, ындыр табагына озатырга өлгергән иде. Азамат Дәүләтов бу көнгә 12182 центнер, Фазыл Хәйретдинов 11195 центнер, Рөстәм Вахитов 9991 центнер ашлык суктырып алган, ярдәмгә кил- гән комбайн бункерыннан 6160 центнер иген озатылган. Бөртеклеләрне басудан ындыр табагына(14879 центнер), Ранис Ихсанов (13868 центнер), Ирек Латыйпов (10393 центнер) ташып тора. Вадим белән Ирекне, җаен туры китереп, фоторәсемгә төшереп алып өлгердек, алар шунда ук бун- керлары тулган комбайннар янә- шәсенә ашыкты. Эретеп ябыштыручы Фәнис Ти- мерҗанов махсус техник ярдәм станциясе итеп көйләнгән “МТЗ” тракторы һәм аңа тагылмага үзе үк идарә итә икән. Вак-төяк төзексезлекләр килеп чыкса, уни- версаль белгеч тиз арада ярдәмгә килә һәм вакытны бушка сарыф итүгә юл куймас өчен барысын да эшләргә тырыша. Азат Фидрат улы белән әңгәмә- безне дәвам итәбез. Без килгән көнгә хуҗалыкта барлыгы 100 гектардан 4109 центнер уҗым бодае (35,67шәр центнер), 45 гектардан 1215 центнер язгы бодай (27шәр центнер), 800 гектардан 37433 центнер арпа (46,79ар центнер), 200 гектардан 51000 центнер борчак (25.5әр центнер), шундый ук мәйданнан 4169 центнер карабодай (20,84әр центнер) җыеп алырга өлгергәннәр инде. Иген культураларының уртача төшеме һәр гектардан 38,41әр центнер тәшкил итә. Ә урак артабан да дәвам итә әле һәм бу саннар арта төшәчәгенә шик юк. Бу көнгә шулай ук төргәкләргә урап барлыгы 196 тонна яхшы сыйфатлы коры салам, 575,2 тонна печән, 107900 центнер сенаж хәзерләнелгән, 680 гектар мәйдан туңга сөрелгән. Әлеге көндә уҗым культуралары чәчү өчен мәйданнар әзерлиләр, уңай шарт туу белән чәчүгә керергә ниятлиләр. Кыскасы, зарялыларның хезмәт дәрте белән кайнашып эшләүләренең турыдан-туры шаһиты булдык. Иген- челәргә бөтен максатларының ту- лысынча тормышка ашуын телибез. “КамАЗ”ларда булдыклы водительләр Вадим Ихсанов (бу көнгә аның күрсәткече 15003 центнер иде), Илдус Низаев (14879 центнер), Ранис Ихсанов (13868 центнер), Ирек Латыйпов (10393 центнер) ташып тора. Вадим белән Ирекне, җаен туры китереп, фоторәсемгә төшереп алып өлгердек, алар шунда ук бун- керлары тулган комбайннар янә- шәсенә ашыкты. Эретеп ябыштыручы Фәнис Ти- мерҗанов махсус техник ярдәм станциясе итеп көйләнгән “МТЗ” тракторы һәм аңа тагылмага үзе үк идарә итә икән. Вак-төяк төзексезлекләр килеп чыкса, уни- версаль белгеч тиз арада ярдәмгә килә һәм вакытны бушка сарыф итүгә юл куймас өчен барысын да эшләргә тырыша. Азат Фидрат улы белән әңгәмә- безне дәвам итәбез. Без килгән көнгә хуҗалыкта барлыгы 100 гектардан 4109 центнер уҗым бодае (35,67шәр центнер), 45 гектардан 1215 центнер язгы бодай (27шәр центнер), 800 гектардан 37433 центнер арпа (46,79ар центнер), 200 гектардан 51000 центнер борчак (25.5әр центнер), шундый ук мәйданнан 4169 центнер карабодай (20,84әр центнер) җыеп алырга өлгергәннәр инде. Иген культураларының уртача төшеме һәр гектардан 38,41әр центнер тәшкил итә. Ә урак артабан да дәвам итә әле һәм бу саннар арта төшәчәгенә шик юк. Бу көнгә шулай ук төргәкләргә урап барлыгы 196 тонна яхшы сыйфатлы коры салам, 575,2 тонна печән, 107900 центнер сенаж хәзерләнелгән, 680 гектар мәйдан туңга сөрелгән. Әлеге көндә уҗым культуралары чәчү өчен мәйданнар әзерлиләр, уңай шарт туу белән чәчүгә керергә ниятлиләр. Кыскасы, зарялыларның хезмәт дәрте белән кайнашып эшләүләренең турыдан-туры шаһиты булдык. Иген- челәргә бөтен максатларының ту- лысынча тормышка ашуын телибез.в