ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2022, 13:05

Сыната торганнардан түгелләр

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте басуларында да урак кызу темплар белән дәвам итә.

Сыната торганнардан түгелләр
Сыната торганнардан түгелләр

Баш агроном Илнур Шәйхелис- ламов җитәкчелегендә уракчыларны без Яңа Балак һәм элекке Филипп авыллары арасындагы 62 гектар мәйданны биләгән арыш басуында тап иттек. –Бик вакытлы килмәдегез әле, – дип каршы алды безне Илнур Фидус улы. – Соңгы гектарларны тә- мамлап торабыз һәм чираттагы басуга күчәргә җыенабыз. Биредә ар- паның “Памяти Чепелева” сортлысын урнаштырган идек, уртача төшеме гектарыннан 35 центнер тәшкил итә. Моңа кадәр уҗым ашлыгын җыеп алдык, менә ул, ичмасам, уртача 59ар центнер биреп сөендерде! Шул чакта кил- мәдегез, дип әйтәсем килгән иде. Яшь белгечне аңларга була – күпме көч, тырышлык салынган бит! Табигать шартлары коры эсселек белән сынамаса, бу күрсәткечләр болай гына калыр идеме икән әле?! Якында гына бункеры тулып тук- тап, автомашина көтеп торуыннан файдаланып, “Акрос-595” маркалы комбайн иярләгән тәҗрибәле механизатор Илнур Әюпов (фото- рәсемдә) белән әңгәмәләшеп алдык. Быел унбишенче уракта ком- байнчы сыйфатында катнашуы икән, моңа кадәр төрле маркалы техника төрләренә идарә итеп, фидакарьлек өлгеләре күрсәткән. Артык сөйләшергә өлгермәдек – ул арада автомашина килеп җитеп, алтынсу-сары ашлык ташкынын бушатып алып, Байбулат авылындагы ашлык саклагычка алып китте, ә тәҗрибәле механизатор ашлык суктырырга ашыкты. –Сез иң уңган ир-егетләрнең берсен эләктердегез, – диде Илнур Фидус улы. – Бүген ул, бункерыннан 13710,95 центнер ашлык озатып, хуҗалык буенча икенче урында килә. Беренчелекне “Акрос-585” комбайнында Илүс Галимов тота – аның күрсәткече – 14233,13 центнер. Шулай ук Руслан Ихсанов (12564,27 центнер), Флүр Миндуллин (11605,35 центнер), Ранис Ситдиков (11071,69 центнер) һәм Вәсил Гарифуллин (9444,35 центнер, барысы да – “Акрос-585” комбайннарында) бездә иң мактаулылар исәбендә (Әйткәндәй, без булган көнне Ранис Ситдиковның комбайны ватылып, машина-трактор остаханәсендә аны тиз арада сафка кертү өчен тырышалар иде, шунлыктан күмәк фоторәсемдә ул юк). Комбайннар белән ындыр табагы арасында “КамАЗ” авто- машиналарында Рәфит Муллаянов (34983,4 центнер ашлык ташыган) белән Илдар Бәдретдинов (34408,58 центнер), “ГАЗ” автомобильләрендә Илфир Галин (1294,8 центнер), Ләбиб Сәлихов (947,2 центнер), Илнур Әхтәмов (630,8 центнер) һәм “МТЗ” тракторында Илдар Җиһаншин (362 центнер) өлгерлек күрсәтә. Бер генә комбайн да бункеры тулу сәбәпле вакытын сарыф итмәүгә нәкъ менә шундый уңганнарның күмәк тырышлыгы белән ирешелә дә. Байбулатлылар бу көнгә шулай ук 500 тонна яхшылап төргәкләргә урап, фермалар янәшәсенә һәм килеп алырга уңайлы арада басу читләренә өелгән салам да тупларга, 600 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре дә башкарырга өлгергәннәр иде. Уҗым культуралары урнаштырыр өчен ярыйсы ук күләмдәге мәйданда туфрак яхшылап эшкәртелгән, чәчүгә керешер өчен уңай мәлне көтеп кенә торалар икән. Күренеп тора – монда да ир-егетләрнең берсе дә сыната торганнадан түгел. Әлеге хуҗалыкта да хезмәт күтәренкелегенә сокланып, игенчеләргә уңышлар теләп саубуллаштык. Бар- лык эшләре уң булсын, дибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: