ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 сентябрь 2022, 08:30

Хезмәт күтәренкелеге белән

Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте – районыбызда иң яшь авыл хуҗалыгы оешмаларының берсе. Шулай булуга карамастан, биредәге эшчәнлек башка хуҗалыклардагыдан һич тә ким түгел.

Хезмәт күтәренкелеге белән
Хезмәт күтәренкелеге белән

Биредә башлыча авыл хуҗалыгы культуралары игү белән шөгыльләнәләр. Чәчүлек мәйданнарын яхшылап карап-тәрбияләп, туфрагын тиешенчә ашлап, орлыкны гербицидлар белән эшкәртеп, үз вакытында химик утау һәм корткыч бөҗәкләргә, төрле үсемлек чирләренә каршы эшкәртү үткәреп, үзләренең карамагында бөртекле культуралар урнаштырылган мәйданнардан ярыйсы гына уңыш алып сөенәләр. Безнең эшче төркем җәмгыять уңганнарын Яңа Мортаза авылының төньяк-көнбатыш өлешендәге бо- дай басуында кызу урак барышында тап итте. Биредә җәмгыятьнең “Клаас” маркалы бөртексуккыч комбайнында тәҗрибәле механизатор Зөфәр Еникеев белән быел гына сатып алынган “Акрос-585” комбайнында Олег Сәхәветдинов кемузардан ашлык суктыралар иде. Бу көнгә тәүгесе үз бункерыннан ындыр табагына барлыгы 8100 центнер, икенчесе 4700 центнер иген озатырга өлгергән иде инде. Ашлыкның төшеме дә шактый мул – гектарыннан уртача 35-36шар центнер тәшкил итә, дип белдерде җәмгыять директоры Илшат Еникеев. Басудан игенне “КамАЗ” автомашинасында Фирдәвис Шәйхулов белән “Т-150” тракторында Илдар Сухов комбайннарга бункерлары тулып көтеп торырга урын калдырмый ындыр табагына ташып торалар. Биредә кайткан ашлык “ЗАВ” агрегатында җилгәрелә һәм аны “ЗИЛ” автомашинасында Илшат Басыйров келәтләргә кертеп бушата. Арпа өемнәре сакланган япма астындагы тау-тау хәзинәне фоторәсемгә төшереп алдык. Янәшәдә үк пай җиренә исәпләшү мак- сатында салам төргәкләре дә туплана. Әйткәндәй, пайчылар өчен дә тәгаенләнгән тук бөртекләр коры, сыйфатына сүз тидерерлек түгел. Урак тәмамлану белән аны таратып бирәчәкләр. Саламы җыеп алынган басуларны туңга сөрүдә “Т-150” тракторында Радим Еникеев белән “ДТ-90” тракторында Хәлим Еникеев ал- ял белми тырышлык сала. Безнең эшче төркем булган көнне уңган механизаторлар 100 гектардан артык мәйданны сөреп, уҗым культуралары урнаштыру өчен туфрак эшкәртү белән мәшгуль иделәр. Арырак басуда карабодайны тезмәләргә салып чыкканнар. Вакыты җиткәч, аны да тиз арада суктырып алырга бөтен мөмкинлекләре дә бар. Илшат Идгар улы яңа ашлык саклагыч төзи башлауларын бәян иткән иде, ындыр табагында аның нигезен әзерләп бетеп килүче төзүчеләр бригадасының җитезлеге шаһиты да булдык. Артабан машина- трактор остаханәсенә техника саклау өчен янкорма да төзеп куймакчылар, ул да башлап куелган инде. Биредә һәр урында хезмәт күтәренкелеге күзгә ташлана. Яңамор- тазалылар барлык участокларда зур тырышлык салып, табын муллыгын тәэмин итәргә омтыла. Аларга уңышлар юлдаш булсын, дип телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: