Хуҗалыкның баш инженеры Илшат Хәбиров белән иң тәүдә аллы-артлы килүче ике “Нива” комбайннары янәшәсендә тукталдык. Тәҗрибәле механизаторлар Маз- һар Саматов белән Марсель Садыйковны фоторәсемгә төшереп ал- ганда баш инженердан тик мактау сүзләре генә ишеттем. Бу көнгә Мазһар Усман улы үз комбайны бункерыннан 5110 центнер, Мар- сель Шамил улы 4220 центнер ашлык озаткан иде. Әйткәндәй, бу ир-егетләр – хуҗалыкның терәк баганалары да, алар барлык төр техникага да оста идарә итеп, җир эшкәртү, үсемлекләрне тәрбияләү, мал азыгы һәм бөртеклеләрне урып- җыю, башка бихисап эшләрне тиешенчә башкарып, хуҗалык икъти- садының тотрыклылыгына зур өлеш кертәләр. “КамАЗ” автомобиленә идарә иткән Рәфис Мөхәммәтвәлиев та уңганлыгы, тырышлыгы белән мактаулы. Гомер буена шушы хуҗалыкта хезмәт өлгеләре күрсәтә, бар яклап та мактаулы. Без булган көн- гә ул ындыр табагына 9710 центнер ашлык кайтарырга өлгергән иде. Ул арада бункеры тулып, Рәмзил Хәмәтдинов идарә иткән “Акрос” комбайны маякчыгын җемелдәтә башлады. “КамАЗ” автомобиле артыннан без дә аның янына ашыктык һәм ашлык бушатылып беткәч, Рәмзил Ранис улы белән Рәфис Рә- үф улын янәшә бастырып фоторәсемдә мәңгеләштереп өлгердем. Баш инженер белән бергәләп өче- сен дә күкрәккә терәлерлек үскән бодай башаклары арасында да истәлеккә калдырдык. Рәмзил әлеге комбайнда өченче ел инде җәйге каникулын файдалы практика белән үткәрә. Бу көнгә үз комбайны бункерыннан 10670 центнер ашлык суктырып озатырга өлгергән иде егетебез. Әле тагын берничә көннән укуын дәвам итәргә юнәләчәк, ә аңа кадәр бөртекле- ләр урагын йомгаклап чыгарга исәпләре. Басуларда игене суктырып алын- ган тезмәләрдәге саламны “МТЗ” тракторларына тагылган тыгызлап урау җайланмаларында (пресс- подборщиклар) Илһам Сәитов белән Рамил Сафиуллин төргәкләргә урап баралар. “Мерло” маркалы төягечкә идарә итеп, Альберт Дәү- ләтов аларны Фәүзит Батыргәрәев, Радмир Газиев, Дамэлис Мөсәгыйтов, Мәгасим Нәбиуллин идарә иткән “МТЗ” тракторлары арбаларына төяп, сөтчелек фермасы ихатасына озата. Бердәм тырышлык белән 24 ав- густка барлыгы 775 гектар мәйданнан бөртекле культуралар уңышы җыеп алынырга өлгергән дә иде. Келәтләргә 26146 центнер ашлык кайтарылган. Арпаның һәр гектары уртача 36,8әр центнер, солыныкы – 31,6 шар центнер, бодайныкы 34,7 шәр центнер уңыш биргән, хуҗалык буенча гектар куәте гомум алганда уртача 33,7шәр центнер тәшкил итә. Бушап калган басулар туңга сөрелә. “Т-150” маркалы тракторда Нәзир Әхмәтвәлиев белән “Джон- Дир”да Равил Йосыпов ал-ял белми эшләп, 160 гектар мәйданны яхшылап эшкәртеп, бүгеннән уҗым культуралары чәчәрлек итеп әзерләргә өлгергән дә инде. Туңга сөрү эшләре артабан да дәвам иттерелә. Юлдашлыларның иртә яздан салган гомум тырышлыгының бушка китмичә, шулай ярыйсы ук мул уңыш белән аклануы куанычлы. “Икмәк – һәммәсенә дә баш”, – диелә бит. Димәк, икмәкле булачагыбыз шик- сез, ә бу исә – иминлегебезнең төп нигезе.