ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 сентябрь 2022, 09:40

Бөртеген дә югалтуга юл куймыйча

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы хезмәтчәннәре дә бөртеклеләрнең берсен дә югалтуга юл куймыйча, бөтен тырышлыкларын салып, урак мәлендә сынатмадылар

Бөртеген дә югалтуга юл куймыйча
Бөртеген дә югалтуга юл куймыйча

Безнең эшче төркем булган 29 августка мәгълүматлар буенча, биредә 2200 гектар мәйданда урнаштырылган бөртекле һәм кузаклы культураларның 1844е, ягъни 81,1 проценты җыеп келәтләргә озатылган иде инде. Бу көнгә 54785 центнер ашлык җыеп алынып, гектар куәте уртача 30,7шәр центнер тәшкил итте. Аерым культураларга килгәндә, 118 гектарда борчак үстереп, аны барлыгы 3218 центнер җыеп алдылар, гектар куәте уртача 27,3әр центнер булды. 832 гектарда арпа чәчелгән иде, ул 25505 центнер төшем бирде, гектар куәте 30,7 шәр центнер. 60 гектарда солы үстерү дә отышлы булды: аны 2072 центнер җыеп алдылар, гектар куәте – 34,5 центнер. Әле бодай һәм карабодай уңышын җыю белән мәшгуль иделәр. 1070 гектарда чәчелгән бодайның 774 еннән 23989,5 центнер гәрәбәдәй бөртекләр суктыруга ирештеләр, гектар көче 31әр центнер булды. 60 гектарда тезмәләргә егылган карабодайны суктыруга керелмәгән иде. Басуларда хуҗалыкның бер “Полесье”, биш “Лида-1900” маркалы комбайннары уракта ал-ял белми эшлиләр иде. Без булган көнгә үзенә беркетелгән “Полесье “ бункерыннан 17510,5 центнер ашлык озатып, алдынгылыкны тәҗрибәле комбайнчы Вилүр Хәмәтханов били иде. Ильяс Ваһапов исә үзенең “Лида-1300” комбайнында 12350,5 центнер, Илһам Мансуров 9054,5 центнер, Илһам Мәрдәншин 7426,25 центнер, Нәзир Нәбиуллин 6200 центнер һәм Риф Дәүләтшин 2241,75 центнер суктырып алган. Басу белән ындыр табагы арасын хезмәтләндерүче водительләрнең тырышлыгы да югары бәһага лаек. Алдынгылыкны “КамАЗ” автомашинасында Эдуард Якупов тота – ул бу көнгә 13135,5 центнер ашлык ташыган. Шулай ук маркалы автомашинада Фәндәлис Шакиров аннан бик азга гына калыша иде – 11712,5 центнер. “ГАЗ” автомашинасында – 10770 центнер ашлык кайтарган Дамир Әхмәтовның да артыннан күз иярми иде. “ЗиЛ” автомобилендә Хәдит Ваһапов – 7046 центнер, “КамАЗ”да Рабис Гайсин – 5181 центнер, Урал Гәрәев – 5012,5 центнер, Сәгыйть Насыйбуллин – 946 центнер, Айрат Галиев – 828 центнер, “ЗиЛ”да Рәсим Китапов – 152 центнер ашлык кайтарганнар. Башаклары суктырып алынган саламны төргәкләргә урап терлекчелек фермалары янындагы саклагычларга кайтарып өйгәннәр – ул мал кышлату барышында рационны баетырга да, терлек астына җәяргә дә кирәк булачак. Быел 510 гектар мәйданны уҗым культураларын урнаштыру өчен әзерлиләр. Әлегә үзенә беркетелгән “К-714” маркалы тракторга тагылган җир эшкәртү агрегаты белән Рәфил Рәшитов 360 гектар мәйданда туфракны чәчү өчен әзерләгән, “К-700” тракторында Фиргать Кадраев 270 гектарда туңга сөрү эшләрен башкарырга өлгергән иде. Басудагы игенне үзвакытында җыеп алу өчен тырышлык салган һәр механизатор мактауга һәм данлауга лаек. Ленинлыларның фидакарь хезмәте дә районыбыз ирешкән уңышларга зур өлеш булып торуы бәхәссез. Туган басукырларында колач җәеп бәхет урган һәр игенчегә тик уңышлар юлдаш булуын телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: