Биредә бу максатта кукурузны барлыгы 700 гектар мәйданда чәчкән иделәр. Аның вегетация чоры озакка сузылган үтә эсселек һәм корылык шартларына туры килү сәбәпле, көтелгән уңышка ирешә алмасалар да, үстерелгәнне югалтуларга юл куймыйча яхшы сыйфатлы итеп базларга омтылалар. Безнең эшче төркем әлеге хуҗалыкка барган көнне “яшел урак” башланып кына торса да, Тозлыкуш товарлыклы сөтчелек фермасы ихатасындагы силос базы тулып килә иде инде. –Бүгенге көнгә 1380 тонна яхшы сыйфатлы силос базларга өлгердек тә инде, – диде безне эшләр барышы белән таныштырганда хуҗалык идарәсе рәисенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары Самат Хәбибуллин. Авылның көньяк-көнчыгыш ягындагы беренче басудагы эшләр барышы белән дә таныштык. Яшел массаны урып, ваклап һәм махсус катнашмалар белән бутап базлау урынына озату белән ике “Полесье” ургычы мәшгуль. Аларга бай тәҗри бәле, оста механизаторлар идарә итүе күзгә бәрелеп тора: ургыч комбайннар һәм ташучы “КамАЗ” автомашиналары шулкадәр төгәллек белән тизлек һәм хәрәкәт режимын башкара – бер генә учма яшел масса да читкә коелмыйча, автомашиналарга төялә бара. Янәшәбезгә килеп җитүләреннән файдаланып, тәҗрибәле комбайнчы Дамир Сәлимов белән “КамАЗ” автомашинасы водителе Рөстәм Казыйхановны янәшә бастырып та, ургыч комбайнны оста эшләтүче Дамир Мәснәви улын ялгызын гына да фоторәсемгә төшереп алдык. –Дамир абый бу өлкәдә иң тәҗрибәлеләрдән санала, – дип аңлатма бирде Самат Әнһәр улы. – Мин аның “МТЗ” тракторларына тагылган ургычлар белән эшләвен дә яхшы хәтерлим әле. “Яшел урак”та да дүрт дистә елдан артык стажы бар аның, – дип дәвам итте уңган механизаторлар артабан кузгалып киткәч әңгәмәбезне дәвам итеп, идарә рәисе урынбасары. “КамАЗ”ларда шулай ук Динар Мохтаров, Раил Сәлимов, Рәмзил Дәүләтов, Марат Шәмсетдинов кебек булдыклы ир-егетләр дә уңганлык күрсәтә. Комбайннарга бер генә минут та тик торырга урын калдырмый алар: бер-берсен алмаштырып, басу белән силос базы арасына тузан төшермиләр. Әлеге басуда эш тәмамлануга бара иде инде, чиратта – шушы ук авылда, әмма көньяк-көнбатыштарак урнашкан кукуруз басуы. Баз тулып беткәч, сөтчелек фермасы янәшәсендә силосны курганнарга өяргә ниятлиләр икән. Әйткәндәй, тәҗрибәле колхозчыларның берсе – Рәмзил Дәүләтовның без булган көнне юбилее: 60 яше тулган иде. Барлык техника төрләренә бердәй оста идарә итүче әлеге ир-егетне “КамАЗ” автомашинасы руле артында күреп тә сокландык. Истәлекле туган көнен туыпүскән авылы яланнарында чәмләнеп эшләп үткәргән уңганга без дә ихлас котлау сүзләрен, изге теләкләребезне җиткердек. Басу өстендәге техника гөрелтесе, кемузардан ярышып эшләүче ургыч комбайннар, җитез автомашиналар авыл эшчәннәренең фидакарьлегенә дан җыры кебек яңгырый. Эшләрегез уң булсын, хөрмәтле игенчеләр!