Бөртеклеләр урагыннан соң бөтен көч тиз арада кукурузны силоска базлап куюга юнәлтелде һәм бу эш кызу темплар белән тәмамлануга бара инде. Югары продуктлылыкка ирешү өчен тәү чиратта югары сыйфатлы, мал организмы өчен файдалы ви таминнарга бай азык төрләрен ба ланслап тукландыру шарт. Ә бары тик элита сортлы сөт тапшыручы әлеге хуҗалыкта бу җәһәттән мал азыгы хәзерләүгә таләпләр дә юга ры. Белгечләр дә, механизаторлар да моны яхшы аңлый һәм быелгы корылык шартларында үстерүгә ирешелгән чималның хәтта бик аз гына күләмен дә югалтуларга юл куймыйча, яхшы сыйфатлы базлау өчен бөтен агротехник таләпләрне җиренә җиткереп үтәү өчен җиң сызганганнар. Җәмгыять биләмәләрендәге барлык бүлекчәләрдә дә бу эшчәнлек тулы көчкә һәм оешкан төстә дәвам итә. Безнең эшче төркем Уйбулат авылы янындагы басуда һәм биредәге сөтчелек комплексы территориясендәге силос базында булып, эшләр барышы белән танышканда барлыгы 561 гектар мәйданнан 11616 тонна яшел масса ташып базларга өлгергән иделәр инде. Бу эштә “КамАЗ” автомашиналарында булдыклы водительләр Валерий Сосновский, Илнур Хәбибуллин, Фидан Исхаков, Руслан Сәлимов, Фидус Маннанов, “МТЗ-1221” тракторларында уңган механизаторлар Илгиз Шәймөхәммәтов, Игорь Платонушкин, Алмаз Шәмсетдинов кебек тырыш, эшсөярләрнең фидакарьлеге мактауга лаек. Басудан яхшылап туратылган массаны базлау урынына ташучы ир-егетләрнең булдыклылыгына сокланырлык. Ургыч комбайн белән бертигез хәрәкәтләнеп, туралган кукуруз массасы туп-туры кузовта туплана баруга ирешү зур осталык сорый. Әмма механизаторлар да, шоферлар да бу җәһәттән үзләрен чын профессионал итеп күрсәтә. Комбайннар да бер генә минутка да тукталып тормый, диярлек – бер техника тулып кузгалуга аның урынын икенчесе ала бара. Бирегә килгәнче Юмаш авылындагы сөтчелек комплексы ихатасындагы базда да тукталып үткән идек: анда да эшне кызу тотканнар – “яшел урак”ның икенче көне ахырына ук траншея тулып бетеп килә иде инде. Монда массаны Митрә-Әюп һәм Иске Почкак юнәлешләрендәге басудан ташыйлар. Аңа кадәр Иске Үзмәш авылындагы ферманың саклагычын да тутырып, яхшылап ябып куярга өлгергәннәр. Имәнлекул бүлекчәсендәге эшчәнлекнең дә югары темплар белән баруын ишеттек. Гомумән, базылылар быелгы кышлату чорына да барлык мөмкинлекләрне тулы куәтенә файдаланып, мул продукция алуны артабан да дәвам итәрлек итеп әзерләнәләр. Моны ярыйсы ук күләмнәрдә печән, сенаж, салам, иген фуражы һәм менә инде силос хәзерләүләрендә күреп була. Алда әйтелгәнчә, азыкның сыйфаты аерым игътибарда тотыла. Сенаж да, силос та башлыча иң заманча төзелгән саклагычларга базланыла, курганнарга өйгәндә дә таләпләр йомшартылмый. Биредә тупланган мал азыгын витаминнарга бай итеп баланслап кулланып, иң югары нәтиҗәлелеккә ирешүләре артабан да дәвам итәчәгенә ныклы ышанабыз.