ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 сентябрь 2022, 11:40

Тиз арада югары сыйфатлы итеп

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив- колхозы механизаторлары “яшел урак”ны да тиз арада югары сыйфатлы итеп башкарып чыктылар.

Тиз арада югары сыйфатлы итеп
Тиз арада югары сыйфатлы итеп

Бөртеклеләрне урып-сугу тәмамлануга ук биредә төп игътибарны кукурузны силоска урып, тиешле вакытында һәм бөтен технологик таләпләр төгәл үтәлү шартларында базлауга юнәлттеләр. Хуҗалыкта әлеге культура быел 1000 гектар мәйданда игелде. Басуларда үстерелгән кукурузны яшел масса итеп берьюлы тиешле препаратлар белән баетып уру белән кооперативның иң булдыклы механизаторларыннан исәпләнгән Ранис Миңнеханов (барлыгы 8672,96 тонна урып озаткан), Әсләм Әһәдуллин (8189,63 тонна) һәм Алик Камалов (7264,37 тонна) мәшгуль булдылар. Яшел массаны басулардан товарлыклы-сөтчелек фермалары янындагы базларга һәм ташып алыр өчен уңайлы урыннарда курганнарга өяргә “КамАЗ” автомашиналарында һәм төрле маркалы тракторларда уңган водительләр һәм механи- заторлар Дилшат Хәлиуллин (2961,9 тонна ташыган), Самат Батыев (2583,95 тонна ташыган), Рәсим Заһидуллин (2544,76 тонна), Илһам Хәлиуллин (2146,11 тонна), Азамат Батыев (1940,41 тонна), Илфир Гарифуллин (1825,93 тонна), Алмаз Әсфәндияров (1790,45 тонна), Рәфит Даутов (1727,9 тонна), Рифат Хәмидуллин (1628,66 тонна), Ирек Исхаков (1550,55 тонна), Илдар Гәрәев (1317,4 тонна) Радим Әсләмов (1272,7 тонна), Илһам Хәлиуллин (482,95 тонна), Әнфәл Хәлиуллин (234,85 тонна) һәм Рамил Рәшитов (138,45 тонна) ташып тордылар. Шушы уңганнарның күмәк тырышлыгы белән әлеге азык төре барлыгы 24126,96 тонна әзерләнде. Яшел массаны яхшы итеп тыгыз- лап базлауда шулай ук булдыклы механизаторлар Тәлгать Яхин (“JSV”) һәм Ринат Усманов (“Fent”) бөтен осталыкларын салып тырыш- лык күрсәтте. Безнең эшче төркем хуҗалык уңганнарын силос базлауның ахыргы көнендә – элекке Васильевка авылы янәшәсендәге курган янында тап итте. Механизаторларга төшке аш китергән мәлдә хуҗалыкның профсоюз комитеты рәисе, ясалма орлыкландыру зоотехнигы Рәфис Бәдретдинов та бирегә килеп, хезмәт алдынгыларына мактау сүзләрен җиткерде, быелгы урак барышында күмәкләшеп һәм ялгыз да төшкән рамланылган фоторәсемнәр тапшырды. Шушы көнне алтын юбилеен – 50 яшен бил- геләүче водитель Илдар Гәрәевка исә хуҗалык идарәсе исеменнән мультиварка һәм Рәхмәт хатын да бүләк итте. Юбилярга һәм хезмәттәшләренә бүләк итеп җиләк- җимеш, тәм-том һәм сусымны басучы лимонадлар хәтта туңдырмалар да тарату һәммәсенең дә кәефләрен бермә-бер күтәреп җибәргәндер. Рәфис Рәшит улы – һәркайсына дәртләндергеч сүзләр таба белә, барысын да эшкә рухландыра торган җитәкче. Бу юлы да хезмәт ке- шесенә игътибар күрсәтергә вакыт тапкан. Коллектив әгъзаларын фоторәсемгә төшереп алып, кайтыр якка юнәлгәндә соңгы гектарларда эшне тәмамлап киләләр иде инде. Алдынгы хуҗалыкта хезмәт темплары алдагы кышлату чорында да югары дәрәҗәдә соклансын өчен әнә шулай ныклы нигез салынды да инде.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: