ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 сентябрь 2022, 11:55

Татлы тамыр казып алына

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә районда тәүгеләрдән булып шикәр чөгендерен казып ала башладылар.

Татлы тамыр казып алына
Татлы тамыр казып алына

Әлеге культураны быел 75 гектарда үстерделәр. Туфрак эшкәртү технологиясе җиренә җиткерелеп үтәлү, вакытында чәчү һәм үсентеләрне тәрбияләү чараларын тиешенчә башкару нәтиҗәсендә быелгы корылыклы елда да аның уңышын ярыйсы гына алуга ирештеләр: безнең эшче төркем булган көнне биредә барлыгы 2600 тонна татлы тамыр казып алынып, гектар куәте уртача 347шәр центнер тәшкил итә иде. Җәмгыятьнең баш инженеры Илшат Хәбиров белән шикәр чөгендере басуына килгәндә ерактан ук чөгендер өемнәре күзгә ташланды. “Холмер” маркалы комбайнга идарә итүче Алик Макуловны төшке ашка туктаган мәлдә фоторәсемгә төшереп алдык. Әлеге куәтле техника ярдәмендә һәр көнне байтак мәйданнар казып алына һәм өемнәргә салына. “Мерло” маркалы төягечтә булдыклы механизатор Альберт Дәүләтов татлы тамырны эшкәртү предприятиеләренә төяп озатып тора. Янәшәдәге басуларда да эш кайный. Үзенә беркетелгән “ХТЗ” маркалы тракторга идарә итеп, тәҗрибәле тракторчы Нәзир Әхмәтҗанов бу көнгә 300 гектардан артык җир өслеген дискалап чыгарга өлгергән иде. Арырак басуда “Джон Дир” тракторларында шулай ук булдыклы механизаторлар Равил Йосыпов туфрак эшкәртү белән мәшгуль иде. Бу көнгә ул әлеге мөһим агротехник чараны 590 гектар яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгарга өлгергән. Илшат Әгъләм улы белән аны янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алдык. Әйткәндәй, Равил Рөстәмбәк улы 120 гектарда уҗым бодае да чәчкән, ул басуның соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң яшәрә башлавын күрдек. “АNТ-4135F” маркалы тракторга идарә итүче Мазһар Саматов җирләрне туңга сөрү белән мәшгуль иде. Без булганда аның бу эшне 200 гектардан артык мәйданда тел тидермәслек итеп үтәп чыкканлыгын мактап телгә алдылар. –Механизаторларны көненә ике тапкыр кайнар ашлар белән тукландырабыз, – диде Илшат Әгъләм улы. – Ягулык-майлау материаллары белән дә өзеклекләр юк. Егетләр үзләренә беркетелгән куәтле техника төрләрен җитештерүчәнле эшләтә, төзексезлек очраклары ачыкланса – тиз арада бетерелә. Шуңа күрә планлаштырылган һәр эш үзвакытында үтәлә бара. Бары[1]сының да кәефләре күтәренке, сынатмаячаклар. Җәмгыятьтә көзге хәстәрлекләр барышы белән танышып бетеп кайтыр якка кузгалганда биредә кайнаган эшчәнлеккә тагын бер тапкыр сокланып караш ташладык. Тигез техника гөрелтесе басу-кырлар өстендә яңгырап, офыкларга тарала. Хезмәт дәрте кайнап торган төбәгебездә якты киләчәккә ныклы ышаныч арта бара.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: