–Николаевка авылының көнбатыш өлешендәге 50 гектарлы басуда бу культураны үстерү җиңел бирелмәде. Быелгы корылык шартларында аны тәрбияләү бигрәк тә мәшәкатьләр тудырды, – диде хуҗалыкның баш агрономы Тимур Филиппенко аның белән соя уңышын җыеп алу барышындагы әңгәмәбез вакытында. – Шулай да тиешле тәрбия бирә алдык һәм, күреп торасыз, бүген аны җыеп ала башладык. Әлеге яңа культура уңышын җыюга барлык бөртеклеләр урагы тәмамлангач кына тотынуларын ул моңа кадәр аның яшел торуы белән аңлатты. Һәр культураның өлгерү вакыты үзенчәлекле шул. “Полесье” комбайнында хуҗа- лыкның тәҗрибәле механизаторы Вилүр Хәмәтханов беренче булып басуда соя суктыруны башлап җибәрде. Беренче тапкыр бункердан аның уңышын “ГАЗ” автомашинасында водитель Дамир Әхмәтов кабул ит- те һәм Яңа Балтачтагы ындыр табагына алып китте. Артабан ярдәмгә үз комбайны белән Илһам Мансу- ров һәм “КамАЗ”да Фәндәлис Шакиров та кушылды. Коры һава шартларында әлеге мәйданнан 750 центнер соя орлыгын җыеп алуга ирештеләр, гектар куәте 15әр центнер тәшкил итте. Әйтергә кирәк, бу культураның ба- зарда үтә кыйммәт бәһаланылуын исәпкә алсак, аны игү күпкә отышлы икәнлеге расланылды. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Рөстәм Ришат улы Зәйдуллин белән дә әңгәмәләшеп алдык. – Күреп торасыз, Тимур Александрович яшь белгеч булса да, мо- ңача игелмәгән әлеге культураны үстерүгә кыю алынды. Аның һәм хуҗалык җитәкчелегенең, шулай ук механизаторларның бердәм тырышлыгы хуплауга лаек. Бергәләшеп анализлап, алдагы елларда бу тәҗрибәне киңрәк тарату юлларын да ниятлибез, – диде ул. Гомумән алганда, районыбызда соңгы иген культураларын да табигать шартлары уңай торганда җыеп алу өчен зур тырышлык салынды. Игенченең маңгай тире белән салынган тырыш хезмәтенең ярыйсы ук мул уңыш белән аклануы якты киләчәгебезгә өмет-ышанычны тагын да арттыра төште.