ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2022, 08:30

Уңганнарга уңыш елмая

Авыл җирендә эшкуарлык белән шөгыльләнүче ир-егетләрнең тырышлыгы һәрчак мактауга лаек. Крәстиян-фермер хуҗалыкларын оештырып, елның-елында кырыс табигать шартларында эшчәнлек алып барып, үзләрен һәм гаиләләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең дә иминлеген хәстәрләп яшәүче уңган якташларыбыз да һәр чак район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгеннән читтә калмый: аларга төрле дәүләт күләмендәге максатлы программаларда катнашуда ярдәм күрсәтелә, белемнәрен һәм осталыкларын арттыру буенча да читләтелми алар. Ә безнең төбәктә дәүләт ярдәмен көтеп кенә ятучы фермерлар юк, алар үзләрен чын һөнәрмәннар итеп күрсәтергә омтыла һәм илебезнең азык-төлек иминлеген үстерүгә лаеклы өлеш кертү нияте белән берләшкәннәр. Күмәк хуҗалыклар белән беррәттән, быелгы корылыклы елда да крәстиян-фермерлар ярыйсы ук уңыш үстереп алуга иреште. Бөртеклеләр урагын тәмамлап, бүген алар да техник культуралар уңышын җыю белән мәшгуль. Имәнлекул, Җәмәй төбәкләрендә быел сигез крәстиян-фермер хуҗалыгында 400 гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере үстерелде. Урал Исхаков татлы тамырны 65, Илмир Юнысов – 100, Радик Тимерханов белән Алмаз Хәбиров – 50 шәр, РевинерАвыл җирендә эшкуарлык белән шөгыльләнүче ир-егетләрнең тырышлыгы һәрчак мактауга лаек. Крәстиян-фермер хуҗалыкларын оештырып, елның-елында кырыс табигать шартларында эшчәнлек алып барып, үзләрен һәм гаиләләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең дә иминлеген хәстәрләп яшәүче уңган якташларыбыз да һәр чак район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгеннән читтә калмый: аларга төрле дәүләт күләмендәге максатлы программаларда катнашуда ярдәм күрсәтелә, белемнәрен һәм осталыкларын арттыру буенча да читләтелми алар. Ә безнең төбәктә дәүләт ярдәмен көтеп кенә ятучы фермерлар юк, алар үзләрен чын һөнәрмәннар итеп күрсәтергә омтыла һәм илебезнең азык-төлек иминлеген үстерүгә лаеклы өлеш кертү нияте белән берләшкәннәр. Күмәк хуҗалыклар белән беррәттән, быелгы корылыклы елда да крәстиян-фермерлар ярыйсы ук уңыш үстереп алуга иреште. Бөртеклеләр урагын тәмамлап, бүген алар да техник культуралар уңышын җыю белән мәшгуль. Имәнлекул, Җәмәй төбәкләрендә быел сигез крәстиян-фермер хуҗалыгында 400 гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере үстерелде. Урал Исхаков татлы тамырны 65, Илмир Юнысов – 100, Радик Тимерханов белән Алмаз Хәбиров – 50 шәр, Ревинер

Уңганнарга уңыш елмая
Уңганнарга уңыш елмая

Гыйльметдинов – 60, Альфрит Дәүләтшин, Рим Сәйфуллин, Азат Мусин – 20 шәр гектарда икте. Әлбәттә, туфракны яхшылап эшкәртү, элиталы орлыкны гербицидлар белән эшкәртеп һәм ашламалар белән бергә чәчү, үсентеләрне төрле чирләргә һәм корткычларга каршы эшкәртү, химик утау, рәт араларын йомшарту кебек мәшәкатьләр аларда да үзвакытында үткәрелде һәм быелгы корылык шартларында да ул хезмәт ярыйсы ук уңыш белән аклады. Бүген Имәнлекул авыл билә- мәсендәге крәстиян-фермер хуҗа- лыкларында татлы тамыр барлыгы 141 гектардан 4641 тонна казып алынган, гектар куәте уртача 329 ар центнер тәшкил итә. Чималның байтак өлеше эшкәртү предприятиеләренә озатылган да инде. Безнең эшче төркем булганда биредәге татлы тамыр басуларында төрле маркалы техника төрләре шикәр чөгендере уңышын җыю белән мәшгуль иде. Игътибарыбыз Рим Сәйфуллинның биләмәсендәге “Ропа” маркалы комбайнга төште. “Холмер” кебек үк, бу техника да Германиядә җитештерелә икән, әмма күпкә куәтлерәк булуы белән аерылып тора. Комбайн штурвалы артында аның хуҗасы – Нефтекама төбәгеннән фермер Евгений Шпалов. Аның белән әңгәмәләшеп алдык. Бертуганы белән бергәләп алар үзләре булдырган “Шпалов” крәстиян-фермер хуҗалыгында башлыча мал-туар асрау, иген игү белән мәшгуль икән. Шәхси чөгендер казу комбайннары белән ел саен башка төбәкләрдәге, шул исәптән безнең райондагы коллегаларына да ярдәмгә киләләр. Берничә көн эчендә ул аерым фермерларның чөгендерен казып алырга өлгергән дә инде. –Римнең чөгендерләрен, күреп торасыз, казып алу канәгатьлек хисләре тудыра: үзләре эре, җирләре дә йомшак, – диде Евгений Геннадьевич әңгәмәбез барышында һәм барлык Чакмагыш игенчеләренә сәлам җиткерүебезне үтенде. Безнең төбәктә халыкның бик эшчән булуына, эш кешесенә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр ягыннан да ярдәм һәм игътибар зур булуга соклануын яшермәде. Таза, эре чөгендер өемнәрен фоторәсемгә төшереп алдык, ул арада комбайн шактый җитез генә татлы тамыр уңышын казып алуын дәвам итте. Табигать шартлары уңай торганда барлык хуҗалыкларда да көзге хәстәрлекләр уңышлы башкарылып чыгар, алдагы ел уңышына да ныклы нигез салыныр, дип ышанабыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: