ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 октябрь 2022, 09:40

Уңышлар сере – бирелеп эшләүдә

Хәйдәр Мәгариф улы Хөсәеновны районда тотрыклы эшчәнлек җәелдергән булдыклы крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыкларының берсе буларак беләләр һәм ихтирам итәләр

Уңышлар сере – бирелеп эшләүдә
Уңышлар сере – бирелеп эшләүдә

Җир мәйданы алып, ул 2001 елның язында игенчелек эшчәнлеге белән фермерлык хәрәкәтенә кушылып китә. Барлык коллегалары кебек үк эш башлаганда төрле авырлыклар белән йөзгә-йөз килергә дә, көткән уңышларга ирешә алмау ачыларын кичерергә дә, ярыйсы гына уңыш үстереп алып сөенергә дә, техника җитешмәү яки төзексезлекләр килеп чыгу мәсъәләләрен хәл итәргә дә – кыскасы, сөенергә дә, көенергә дә күп туры килә аңа. Еллар узган саен үткәннәрдән сабак алына, тәҗрибә арта бара һәм, әлбәттә, хәзер инде күбрәк уңышлар белән сөенечләр кичерергә мөмкинлекләр ачыла. Бүген Хәйдәр Мәгариф улы, алда әйтелгәнчә, яхшы техник базага ия һәм ярыйсы гына уңышлы эшчәнлек алып баручылардан исәпләнә. Барлык агротехник таләпләр нигезендә яхшылап эшкәртеп, туфракның гумус катламын минераль ашламалар белән баетып, үзвакытында чәчеп, үсентеләрне тиешенчә тәрбияләп, быелгы үтә корылыклы елда да үз биләмәләрендәге чәчүлекләрдән ярыйсы ук яхшы уңыш үстереп алуга ирешкән. Бөртеклеләрнең гектар куәте уртача 40ар центнер тәшкил иткән, арпасы тагын да зуррак төшем белән сөендергән әле. Келәтләрендәге ярыйсы ук тук бөртекләрнең запасы моны ачык күрсәтә. Башка хуҗалыклар кебек үк, игенне соңрак, хак күтәрелә башлагач сатарга ниятли. Әлегә ул шикәр чөгендеренең татлы тамырларын казып алу белән мәшгуль. Аны да җитәрлек күләмдә чәчеп, яхшылап тәрбияләп үстереп, ярыйсы уңыш үстереп алган. Безнең эшче төркем шактый эре чималны өемнәрдән эшкәртү предприятиеләренә озату мәлендә басуда тап итте аны. –Татлы тамырны Чишмә һәм Раев[1]кадагы эшкәртү предприятиеләренә озатабыз. Бүгенге көнгә 1500 тонналап чимал тапшырдык та инде. Шикәрлелек дәрәҗәсе үтә югары, эре һәм таза чөгендеребез һәр гектардан уртача 400әр центнер казып алына, – ди канәгатьлеге йөзенә үк чыккан уңышлы фермер. “Әтисеннән күргән – ук юнган”, – диелә халык мәкалендә. Хәйдәр Мәгариф улының ике улы да әтиләре янында тугры ярдәмче. Айдар, “Холмер” комбайнына идарә итеп, татлы тамыр уңышын казып алса, Илдар “JCV” төягечендә баллы чималны төяп озата. Кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үскәнлектән, алар үзләрен чын игенчеләр итеп тоярга күнеккән инде, әтиләренә дә лаеклы алмаш булачагына шик юк. Әйткәндәй, Хәйдәр Мәгариф улының җәмәгате дә бүген эшкуарлык белән кыю шөгыльләнә. Равилә Хурамша кызы озак еллар мәгариф системасында үзен булдыклы укытучы итеп танытты, артабан Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсен җитәкләгәндә дә халык ихтирамын яулады. Соңгы берничә елда район үзәгендә “Фермер” магазинын ачып, ярыйсы гына эшләп китте. Коллегаларына гына түгел, йомыш төшеп мөрәҗәгать итүче һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булдыклы фермер. Әле дә бер комбайны район хуҗалыкларының берсенең басуларында татлы тамыр уңышын казып бирү белән мәшгуль. Башка мәшәкатьләрдә дә ярдәменнән баш тартмый. Һәр уңышның сере – тотынган эшеңне яратып, күңел салып башкаруда икәнлеге күптәннән мәгълүм инде. Язмам герое Хәйдәр Мәгариф улы Хөсәенов та моны яхшы аңлап эш итә һәм шуңа тотынган һәр башлангычында теләгән максатларына ирешеп килә дә. Киләчәктә дә шулай булачагына иманыбыз камил.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: