ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 октябрь 2022, 11:10

Соңгы гектарларда эш кайный

“Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә көнбагышның майлы орлыгын тиз арада җыеп алу өчен көрәш кайный. Безнең эшче төркем Иске Бәшир һәм Иске Ихсан авыллары янәшәсендәге 130 гектарлы басуда игенчеләрнең соңгы гектарларда кемузардан ярышып эшләвен тап итте.

Соңгы гектарларда эш кайный
Соңгы гектарларда эш кайный

 Биредә “Нью-Холланд” маркалы алты комбайн көнбагыш уңышын суктырып алу белән мәшгуль иде. Уңышны Иске Бәширдәге ындыр табагына ташып тору өчен дүрт автомашина беркетелгән. Басуда кайнашкан механизаторларның һәркайсы – булсынга дип җиң сызганган, бер караңгыдан икенчесенә кадәр тырышып хезмәт салучы уңганнар. Урак башланганнан алып үзенә беркетелгән комбайннарны көйле эшләтеп, тәҗрибәле игенчеләр Алмаз Мостафин бу көнгә барлыгы 26875 центнер, Расих Әрдисламов 26408 центнер, Илнур Әминев 24375 центнер, Илнар Мөхәммәдиев 18113 центнер, Азамат Касбулатов 16480 центнер ашлык суктырып өлгергән дә инде. Техникасын аякка бастыру тоткарланып торганлыктан, Радмир Газетдинов күп эш башкара алмаган: бу көнгә аның күрсәткече 4150 центнер тәшкил итә иде. Басулар белән ындыр табаклары арасында фидакарьлек өлгеләре күрсәтеп эшләүче водительләрнең дә хезмәте зур мактауга лаек. Күпъеллык тәҗрибәгә ия Анатолий Токунов, мәсәлән, урак башыннан алып барлыгы 46120 Денис Хәсәновны аерым гына фоторәсемнәргә төшереп алдык. Хезмәтләрен зур канәгатьлек белән яратып башкарулары йөзләрендә чагылып торган уңганнар, комбайн бункерларындагы майлы бөртекләрне автомашина кузовларына бушатып озаталар да, яңадан басуга кереп китәләр . Бүгенгә алар көнбагышны 270 гектар мәйданнан 5823 центнер җыеп алганнар, гектар куәте уртача 21,4әр центнер тәшкил итә. Тырыш хезмәт белән үстерелгәннәр тулысынча җыеп алынып келәтләргә салынгач кына игенченең мәшәкатьләре беркадәр азая төшә. Анда инде техниканы кышкы саклауга урнаштыру, ремонт-төзекләндерү, язгы басу эшләренә әзерлек башлана. Бушап калган басулар туңга сөрелеп, яки туфрак өслеге эшкәртелеп тә алдагы ел уңышына нигез салына. Машина-технология станциясе уңганнарына гына түгел, барлык район игенчеләренә дә уңышлар юлдаш булсын, дип телибез. центнер, булдыклылыгы белән ихтирам яулаган Илгиз Юнысов 44838 центнер, җитезлеге белән данлы Рузил Нургалиев 40788 центнер, ачык йөзле, уңган ирегетләрнең берсе Денис Хәсәнов 32581 центнер ашлык ташырга өлгергән. Форсаттан файдаланып, үзләре хезмәтләндергән техника төрләре алдында Илнур Әминев белән Илнар Мөхәммәдиевны, Анатолий Токунов белән Илгиз Юнысовны янәшә бастырып, Денис Хәсәновны аерым гына фоторәсемнәргә төшереп алдык. Хезмәтләрен зур канәгатьлек белән яратып башкарулары йөзләрендә чагылып торган уңганнар, комбайн бункерларындагы майлы бөртекләрне автомашина кузовларына бушатып озаталар да, яңадан басуга кереп китәләр . Бүгенгә алар көнбагышны 270 гектар мәйданнан 5823 центнер җыеп алганнар, гектар куәте уртача 21,4әр центнер тәшкил итә. Тырыш хезмәт белән үстерелгәннәр тулысынча җыеп алынып келәтләргә салынгач кына игенченең мәшәкатьләре беркадәр азая төшә. Анда инде техниканы кышкы саклауга урнаштыру, ремонт-төзекләндерү, язгы басу эшләренә әзерлек башлана. Бушап калган басулар туңга сөрелеп, яки туфрак өслеге эшкәртелеп тә алдагы ел уңышына нигез салына. Машина-технология станциясе уңганнарына гына түгел, барлык район игенчеләренә дә уңышлар юлдаш булсын, дип телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: