Бу яктан мин үзем бик бәхетле! Беренчедән, туган авылымда яшим, икенчедән, минем туып-үскән нигеземдә тормыш дәвам итә. Ихатасы каралган, бар җирдә дә – чисталык-пөхтәлек. Кайчан барып керсәм дә – ишек ачык, якын итеп каршы алучыларым, хөрмәтләүчеләрем бар. Бертуган абыем Әбүзәр монда төпләнеп, иске йорт урынына яңасын салып, абзар-кураларны яңартып, бик матур итеп дөнья көтеп ята. Үзенә пар, тиң итеп сайлаган җиңгәбез дә тыпырдап кына тора торган кеше. Бакча тутырып яшелчә-җимеш, ихатасында, тәрәзә төпләрендә матур чәчәкләр, гөлләр үстерә, аш-суга да бик оста.
Безнең шушы бәләкәй генә авылыбыз Яңа Почкакка ямь биреп, данын күтәреп, басу-кырларында иген үстереп, фидакарь хезмәт итеп яшәүче абыем һәм аның гомер юлдашы, җиңгәчәм турында сезгә дә бераз җиткерим әле.
Абыем Әбүзәр Әнвәр улы Сабиянов 1957 елның 11 ноябрендә Чакмагыш районының Яңа Почкак авылында дөньяга килгән . 8 бала арасында, ул 3нчесе.
Башлангыч белемне туган авылында алда, аннан Уйбулат сигезьеллык мәктәбендә укуын дәвам итте. 8 класс тәмамлагач, фермага эшкә төште. Анда ни кушсалар, шуны эшләде: салам туратты, малларга башак пешерде, җәен көтү көтеште. Тик аның күңелендә техникада эшләү теләге көчле иде. Шуңа күрә ул механизаторлар әзерләү курсына укырга кереп, белем алды. Башта бертуган Фәнил абыебыз белән бергә "ДТ-75" тракторында эшләп, тәҗрибә туплады. Аннан “С 80" тракторында үзенең тырышлыгын күрсәткәннән соң, буш торган иске "Беларусь " тракторын бирделәр. Аны төзәтте, карады, искелегенә зарланмады. Эшләгән эшен, башкарган хезмәтен искә алып, булдыклылыгына инангач, яңа "Беларусь "ка утырттылар. Яңа техника булгач, яңа йөкләмәләр дә артты. 30 км ераклыктагы Яңа Балтач дәваханәсенә чирлеләрне, йөкле хатыннарны бик күп тапкырлар илтергә туры килде аңа. Кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда юл булмавы - иң үзәккә үткән әйбер иде ул вакытларда. Батып, ватылып калган чакларда - югалып калмаска, үз көчең белән җаен табып, ничек булса да алга барырга кирәк. Абыйның тырышлыгы, техниканы бишбармагыдай белүе, тәвәккәллеге төрле каршылыклардан чыгарга ярдәм итте.
Йөк машиналары җитешмәгәнлектән ерак, юлларга бик еш йөриде Әбүзәр абый. Благоварга - ташкүмер, Кандрага - катнашазык, Чишмәгә жом алырга ел әйләнәсенә диярлек барып торды. Юл хәлләрен юлда йөргән кеше үзе генә белә. Күпердән чыкканда, таудан "Беларус"е менә алмыйча, боз астына китә язган чагы да булды аның.
Берничә ел эшләгәннән соң, ул чылбырлы тракторга утырды һәм иген үстерүгә зур өлеш кертте. 23 ел рәттән язгы чәчүдә һәм кышкы культураларны чәчеп калдыруда катнашты. Аның буразналары һәрвакыт тигез итеп, "чөйсез" сөрелде, ул чәчкән басулардан мул уңыш алынды.
Нинди эшкә кушсалар да, абыем аны намус белән башкарды.
Уңган, булдыклы кеше барысына да өлгерә. 12 көз рәттән ул чөгендер казу комбайны белән басудан чөгендер уңышын җыеп алуда катнашаты.
Әбүзәр абый колхозда үткән Сабан ярышларында да гел катнашып килә. Ике тапкыр беренче урынны алды, өч-дүрт тапкыр икенче урынга ирешәте. Район буенча үткән ярышларда да катнашып, алдынгы урыннар алганы булды . Аның турында, мактап гәзит битләрендә мәкаләләр басылды.
Хаклы ялдагы абыем эш дәверен күздән кичереп, бераз уй-кичерешләре белән дә бүлеште. "Соңгы елларда эшләгән кешенең кадере беткәндәй тоела миңа, – ди ул. –Элгәре бригада җыелышларында төрле бүләкләр белән бүләкләп кенә торалар иде, эш планын үтәүне арттырсаң – акчалата бүләкне эш урынына ук китереп бирәләр иде. Күңел күтәрелеп, яңа дәрт белән эшкә тотына идек. Соңгы елларда олы хуҗалыктан берничә кешене генә районга чакырып, елына бер яки ике тапкыр гына бүләк тапшыра башладылар" – ди ул.
Бу сүзләрендә хаклык бар. Шулай булмаса, аны, яшь булуына карамастан, Мәскәүгә путёвка белән бүләкләмәсләр иде. Алар, колхоздан дүрт кеше, Мәскәүгә барып, ВДНХны күреп кайталар. Бу еллар аның күңелендә матур хәтирә булып саклана.
Әбүзәр Әнвәр улы Сабияновның бик күп Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, Почёт грамоталары, "Коммунистик хезмәт ударнигы" дигән исеме бар. Аларның барсы да авыр хезмәттә ачы тир түгеп алынган. Районыбызның һәм "Базы "хуҗалыгының уңышларга ирешеп, югары баскычларга үрләвендә аның да өлеше бик зур. "Хезмәт ветераны" дигән исем бәрабәренә хуҗалык басуларында күпме көчен, хезмәтен һәм сәламәтлеген калдырган абыем.
Ул изге, ата-бабаларыбыздан калган, өстәлләребезгә мул ризык биргән кара туфраклы җиребезнең кадерен белә. Шуңа күрә дә туган көненнән башлап әлеге көнгә кадәр туган җиренә хезмәт итеп, аны хөрмәтләп, матур итеп дөнья көтә.
Мин үз чиратымда, туган нигезебезне бетермичә, анда матур итеп йорт салып, сагынып кайтучыларны якты йөз белән каршы алып, озатып калучы абыем Әбүзәр Әнвәр улына һәм җиңгә Роза Валериан кызына олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телим. Илләребез тыныч булып, балаларыгызның изгелек-игелекләрен күреп, парлап кына яшәргә насыйп булсын сезгә.
Өзелеп-өзелеп сагынганда,
Күздән яшьләр тамганда
Туган нигез, сиңа киләм,
Капкаң ачык әле... Керәм.
Үскән йортым тузган инде,
Урынында – абый йорты.
Коймаларын яңартканнар,
Алмалары шул ук көе.
Әни салган икмәк исе –
Балачакның татлы хисе.
Үтмәгән дә кебек еллар,
Әкиятле бәхет киче.
Җиңги йөгереп табын көйли,
Әниемдәй җырлап йөри.
Бәхет тулы абый йөзе –
Көлә-көлә хәбәр сөйли.
...Бала чакта булып киттем,
Туган нигез иркәләде.
Сагынганда капка ачык...
Ходай, берүк бикләмә әле!