ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 ноябрь 2022, 10:05

Эшкәртүгә озатылып бетеп килә

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы механизаторлары да басуларында агымдагы хуҗалык елының соңгы мәшәкатьләре белән мәшгуль.

Эшкәртүгә озатылып бетеп килә
Эшкәртүгә озатылып бетеп килә

 Быел хуҗалыкта шикәр чөгендерен 50 гектар мәйданда үстереп алдылар. Николаевка авылының көнбатыш өлешендәге әлеге басуда баллы тамырны казып алып бетереп, өемнәргә салган иделәр инде. Әле аны эшкәртү предприятиеләренә озату белән мәшгульләр. Дөресрерәге, күпчелектә чималны үзләре илтеп бирәләр. Һәр көнне уңган водительләр Эдуард Якупов, Алик Мусин, Урал Гәрәев үзләре хезмәтләндергән “КамАЗ” автомашиналарында икешәр рейс ясарга өлгерә. Эшкәртү предприятиеләреннән алырга килүчеләр дә арта бара. Безнең эшче төркем булган 7 ноябрьгә татлы тамырны 450 тонна ташып өлгергән иделәр инде. Өемнәрдәге ярыйсы ук яхшы чөгендерләрнең шикәрлелек күрсәткечләре дә югары икән, шуңа да чималның хуҗалык кассасына шактый ук төшем китерәчәгенә шик юк. Кооператив-колхоз идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев белән әңгәмә барышында хуҗалыктагы агымдагы эшчәнлек мәсьәләләренә кагылдык. Биредә дә, үтә корылыклы ел булуга карамастан, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, техник культуралар яхшы уңыш биреп сөендергән. Алар үз вакытында җыеп алынып, келәтләргә урнаштырылган һәм, әлбәттә, отышлырак мәл җитү белән кулланучыларга сатылачак. Тиешле күләмдә ярыйсы ук туклыклылык сыйфатларына ия мал азыгы запасы туплап, кышлатуга продуктлылыкны арттыра бару белән кереп киткәннәр. Күләме бик үк зур булмаса да, эшкәртү предприятиесенә озатылган сөтнең сыйфаты, майлылык һәм аксым күрсәткечләре бүген хуҗалыкны эшләтерлек килем китерә һәм бу исә ягулык-майлау материалларына кытлык кичермәскә, хезмәт хакын вакытында түләп барырга, агымдагы бурычлар белән дә исәпләшергә мөмкинлек бирә икән. Басуда хуҗалыкның баш агрономы Тимур Александрович Филипенконың да канәгатьлеге йөзенә чыкканлыгы күренеп тора. Яшь белгечнең быелгы сынауны уңышлы тота алуга, көтелгән кадәр үк булмаса да, елына карата шактый уңышларга ирешә алуларына сөенече көчле. Чималны үзләренең “JCB” төягечләрендә Илдус Баев бер генә тамыр да коелып югалмаслык итеп төяп озата. Ул да тудырылган хезмәт шартларыннан канәгать, эшне мөмкин кадәр тизләтү өчен җиң сызганган. Ленинлыларның тырыш хезмәтләре дә районыбызның быелгы уңышларында зур өлеш тота. Аларга артабан да уңышлар юлдаш булсын, дип телибез.

Эшкәртүгә озатылып бетеп килә
Эшкәртүгә озатылып бетеп килә
Эшкәртүгә озатылып бетеп килә
Эшкәртүгә озатылып бетеп килә
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: