ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 февраль 2023, 12:05

Җиңүле адымнар белән

Хуҗалыкларда – хисап җыелышлары

Җиңүле адымнар белән
Җиңүле адымнар белән

Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив[колхозы әгъзаларының узган хуҗалык елына хисап һәм агымдагысына эшчәнлек планын билгеләү җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Чакмагыш мәгълүмати консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Каразирек авылы мәдәният йортында үткән әлеге чараны идарә рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәсүл Гата улы Фәйрүзов ачты, артабан хуҗалыкның баш инженеры Илдар Вәгыйзь улы Миңлегалиев алып барды. Гадәттәгечә, чараны башлап җибәрер алдыннан узган хуҗалык елы барышында арадан мәңгелеккә киткән аның әгъзаларының якты истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләп искә алдылар. Көн тәртибе буенча иң тәүдә күзәтелгән чор эчендә кооперативтан эштән китүчеләр һәм яңа кабул ителгән әгъзаларның гаризалары җыелыш тарафыннан расланылды. Артабан хуҗалык идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов узган елдагы эшчәнлек турында тулы хисап белән чыгыш ясады. “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы – районда тотрыклы икътисадлы, эшчәнлеген тулысынча үзфинанслау нигезендә алып баручы көчле хуҗалыкларның берсе. Биредәге авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге сөренте мәйданнары да, табигый көтүлекләр дә эффектлы файдаланылып, игенчелектә һәм малчылыкта тотрыклы нәтиҗәлелеккә ирешелә. Җиңел булмаган табигый шартларда, хуҗалык идарәсе, белгечләр һәм барлык хезмәткәрләрнең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә узган елда да яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. Әйтик, иген культураларының тулай җыемы, 2021 елдагы күрсәткечтән (21397 центнер) өчләтә (299,5%) артып, 64085 центнер тәшкил иткән. Шикәр чөгендере дә елына карата яхшы төшем биргән: 2021 елдагы 22918 центнердан 143,4 процентка артыграк – 321865 центнер казып алынып, эшкәртүгә озатылган, көнбагышның майлы орлыгын да 2021 елдагыдан (1717 центнер) 136,92 процентка артыграк җыеп алып, май сыктыру заводына 2351 центнер тапшырганнар. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 179,26 процентка артып, 33,7шәр центнер тәшкил иткән, шикәр чөгендеренең төшеме гектарыннан 469,5әр центнер – бу да алдагы елдагы күрсәткечтән (352,7 центнер) 133,12 процентка югарырак, көнбагышныкы, 2021 елдагыдан (8,6шар центнер) икеләтә дип әйтерлек (182,56 процентка) арта төшеп, 15,37шәр центнер биреп сөендергән. Келәтләргә алар яхшылап тазартылып, оптималь дымлылыкта салып куелган, фураж өчен аерым тупланган. Ихтыяҗ арта төшеп, игенгә хаклар күтәрелүе – авыл эшчәне өчен бүген иң мөһим проблема һәм ул победалылар өчен дә бик актуаль Мал азыгы культураларын да үзвакытында яхшы сыйфатлы итеп җыеп алып, шактый күләмдә печән һәм салам, сенаж һәм силос хәстәрләп, кышлату чорын продуктлылыкны киметмичә алып баралар. Сыер маллары саны беркадәр киметелсә дә, савым сыерлары буенча ул күрсәткеч берничә ел инде үзгәрешсез саклана. Маллардан тәүлеклек артым алу, сөт саву күләмнәрен киметмәсәләр дә, ит җитештерү буенча биредә дә күрсәткечләр сөендерерлек түгел икән. Болар турында җентекләбрәк тукталып, идарә рәисе белгечләр һәм барлык терлекчеләрнең эшчәнлеген аерым анализлады, җитешсезлекләрне, эшләп җиткермәүләрне аныклап күрсәтте, болардан арыну юлларын билгеләде. Һәр сыердан уртача савым, тулай сөт җитештерү күләмнәренең бик әзгә генә булса да арта баруы күзәтелү яхшы, әмма бу гына аз әле, диде ул. Чөнки сөт җитештерү һәм аны мөмкин кадәр югарырак сыйфатлы итеп кулланучыларга озату – бүген хуҗалыкның төп финанс чыганагы. Шартлар җитәрлек булса да, тырышлыкны күпкә арттыру таләп ителә әле. Икътисади күрсәткечләрнең уңай булуында ярыйсы ук яхшы матдитехник базага ия булулары, техникага һәм ягулык-майлау материалларына сакчыл караш, һәр хезмәткәрнең үз бурычларын намуслы башкарырга тырышуы ятуы бәхәссез. Булган техниканы эффектлы файдалану, аларны даими яңарта бару да файда китерә. Узган хуҗалык елында, мәсәлән, хуҗалык буенча гомум эшчәнлектән 28818 мең сумлык табыш алынган, алдагы елдагыдан үсеш 102,10 процент тәшкил итә, рентабельлелек күрсәткечләре дә элекке елдагыдан югарырак үрли баруы куанычлы. Нәтиҗәдә хезмәт ияләренә түләнгән айлык уртача эш хакы күләмнәре дә күпкә арткан: 2021 елдагы 26203 сумнан 30110 сумгача күтәрелгән (үсеш 114,91 процент). Җитештерү күрсәткечләре арта төшү дәүләт субсидияләвенең дә икеләтә дип әйтерлек (180,55 процентка) артуында ачык күренә: 2021 елдагы 4397 мең сум урынына 7939 мең сум алынган. Былтыр техниканы күпләп алмаганнар, алда әйтелгәнчә, үз техника парклары ярыйсы гына һәм алар көйле эшли дә. Рәсүл Гата улы һәр участоктагы хәлләрне, эш барышын игътибар уңаеннан чыгармый, кемнең эшкә карашы нинди булуын да белепкүреп тора. Хезмәт урыннарында бөтен белемен, көчен, сәләтен эшкә җигүчеләрнең берсе дә күз уңыннан читләтелми, һәркайсы матди дәртләндерелә, сәламәтлекләрен ныгыту өчен ял йортларына юллама алучылар да җитәрлек. Кешеләрнең саулыгын саклау, күңелсез вакыйгаларга юл куймау җәһәтендә күрелгән чараларны да барлап үтте ул. Чыгышы ахырында биләмә авылларының тормыш-көнкүрешенә, демография хәлләренә байкау ясады, кооператив әгъзаларына изге киңәшләрен, ихлас теләкләрен җиткерде һәм агымдагы елга планнар белән дә уртаклашты. Бергәләшеп тотынсак, алар барысы да мотлак үтәләчәк, дигән ышаныч белдерелде. Идарә рәисенең чыгышын шулай ук баш белгечләр – кооператив-колхозның баш инженеры Илдар Вәгыйзь улы Миңлегалиев, баш зоотехник Илдар Лотфыйрахман улы Төхбәтуллин, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы үтәлешен тәэмин итү буенча инженер Рита Рифгать кызы Хәйруллина тулыландырып, үзләре җитәкләгән тармаклардагы хәлләргә байкау ясады. Хуҗалыкның баш бухгалтеры Илүсә Гайнел кызы Мөҗипова еллык финанс отчетын, идарә һәм кооператив рәисе эшчәнлегенә бәһаламаны һәм идарә утырышы карарларын җыелышта укып ишеттерде һәм җиңүле адымнарның бертавыштан уңай раслануларына иреште. Артабан 2022 ел дәвамында хезмәтләр күрсәтүчеләр һәм җитештерелгән продукцияне сатып алучылар белән төзелгән килешүләр һәм хезмәткә түләү шартларына кертелгән үзгәрешләр дә бердәм расланды, төрле гаризалар һәм карарлар да тулысынча хуплау тапты. Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов кооператив-колхоз идарәсенә, барлык әгъзаларына һәр юнәлештә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, эшчәнлекләрендә гел уңышлар яулап торуларын теләде. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов кыскача узган елда районыбызның агросәнәгать комплексы эшчәнлеге йомгаклары белән таныштырды, андагы күрсәткечләрдә победалыларның өлешен дә атап күрсәтте, күп юнәлешләр буенча үрнәк итеп куярлык эшләрен атады, юл куелган җитешсезлекләр һәм игътибар җитеп бетмәгән урыннарны да анализлады, алардан арыну юлларын күрсәтте, файдаланылмаган резервларны санап үтте һәм тырышлыкны арттырырга чакырды. Узган хуҗалык елында ирешкән уңышлары өчен бер төркем уңганнарга муниципаль районның Почет грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаровның чыгышы да кооператив-колхозның финанс-икътисади күрсәткечләренең тулы анализын тәшкил итте, яхшы яклар белән бергә түбән күрсәткечләр дә аталды, эшчәнлекнең эффектлылыгын арттыра бару юллары күрсәтелде. Җыелыш ахырында яшьләре тулган берничә кооператив әгъзасы хөрмәтләп хаклы ялга озатылды, аларга изге теләкләр яңгырады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, күрсәткечләренә карап, барлык колхозчылар да акчалата бүләкләргә ия булды. Победалылар яңа күтәрелеш белән зур җиңүләр юлыннан чираттагы хуҗалык елын башлап җибәрде. Аларга уңышлар юлдаш булсын.

Җиңүле адымнар белән
Җиңүле адымнар белән
Җиңүле адымнар белән
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: