ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
22 ноябрь 2016, 19:28

Республика яңалыклары

Башкортстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарны яшәү урыны белән тәэмин итү буенча программа проекты эшләнде. Әлеге программа чикләрендә 2017-2025 елларда эконом-класслы торак төзү тәкъдим ителә. Бу максатта коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан төзелгән йортлар исәбенә куртымлы (наемный) торак фонды формалаштыру күзаллана.

* * *
Республика Хөкүмәте 2017 ел азагына кадәр Башкортстан сода компаниясе (“БСК”) акцияләренең дәүләт пакетын хосусыйлаштыра. Төбәк әлеге оешманың 38,72 процент акцияләре хуҗасы.
* * *
Башкортстанда карабодай ярмасы, куертылган сөт, ит һәм субпродуктлар, шампан шәрабы җитештерү күләме шактый арткан.
* * *
Төбәктә республика предприятиеләрендә яңа авыл хуҗалыгы техникасы, кече механизация чаралары, агрегатлар һәм запас частьлар җитерүне оештыру буенча республика программасы эшләнә.
Башкортстанда бодай, шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышы былтыргы күрсәткечләрдән байтакка күбрәк булган.
* * *
Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Римма Утәшева 11-13 ноябрьдә Мәскәүдә үткән Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең Гомумрусия семинар-киңәшмәсендә катнашты. Ул үз чыгышында республикада гамәлгә ашырылган милләт һәм конфессияара мәсьәләләрне хәл итүдәге уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Ил күләмендә власть органнары алдына бурыч итеп куелган милли сәясәтне тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр безнең республикада уңышлы аткарылганын билгеләү куанычлы. Монда сүз милли телләрне өйрәнү, төрле милләт вәкилләренең үзара тату яшәве, һәр халыкның мәдәниятен саклап калуны тәэмин итү турында сүз барды”, – диде Р.Утәшева.
* * *
Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлегенең структур бүлекчәләренә җитәкчелек һәм күзәтчелек итү органнарын сайлау буенча отчет-сайлау кампаниясе старт алды.
Читайте нас: