ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 ноябрь 2016, 19:27

“Мин тормышны сайлыйм!” акциясе

Наркомания –дистәләрчә мең гомерләрне өзүче авыру гына түгел, ул – бар җәмгыять иминлегенә янаган социаль афәт.

Наркотиклар тәэсирендә кешеләр бик күп җинаятьләргә бара. Аң-зиһенне томалаучы бу агуга акча табу өчен алар урлый, кеше талый һәм үтерә. Наркоманияне, эчкечелекне һәм тәмәке тартуны кисәтү айлыгы чикләрендә Яшьләр үзәге белгечләре һәм “Без бергә!” ирекле волонтерлар хәрәкәте агъзалары күптән түгел “Мин тормышны сайлыйм!” акциясен үткәрде. Волонтерлар “Без сәламәт тормыш яклы”, “Наркотикларга “Юк!” дип әйтик!» лозунгларын күтәреп чыктылар һәм район халкына сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы искәрмәләр тараттылар. Дөньяда гомер һәм сәламәтлектән кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Калган башка бөтен төшенчәләр – икенчел, алар барысы да шушы ике төп нигездән барлыкка килә. Сәламәт тормыш рәвешен яшәү кануны итү өчен тоташ җәмгыятьнең көчен берләштерү таләп ителә.
Читайте нас: