ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
24 ноябрь 2016, 19:26

Яшь фельдшерларга пособие бүленәчәк

Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, республикабыз Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләрне яклау максатында яшь фельдшерларга 500әр мең сум акча бүләчәк. Әлеге пособиене алган белгечләр кимендә биш ел буе медицина учреждениеләрендә эшләргә тиеш булалар.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Эльза Солтанова әйтүенчә, бүген Башкортстанда белгечләр җитешмәве аркасында 39 фельдшер-акушерлык пунктлары ябык тора, 100дән артыгында белгечләр халыкны төп эшеннән тыш өстәмә хезмәтләндерә. 2017 елда яңа дәртләндерү чарасы ярдәмендә 72 белгечне эшкә урнаштыру күзаллана. Яшь белгечләрне яклау механизмы, бердән, аларны эшкә урнаштыруга, икенчедән, авылда медицина кадрлары җитешмәүдән арынырга, өченчедән, муниципалитетларда медицина хезмәтләндерүе сыйфатын яхшыртуга булышлык итәчәк.
Төрле табиб белгечлекләре буенча да шундый ук чаралар күреләчәге билгеле. Мәсәлән, якын арада дәвалау учреждениеләрендә неанотологлар һәм гинекологлар җитешмәүне хәл итәсе бар әле.
Читайте нас: