ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
26 ноябрь 2016, 19:24

Фермада эшләр көйле

“Волга” авыл хуҗалыгы кооперативының терлекчелек тармагы эшчәннәре елны уңышлы тәмамлау өчен зур көч салып эшли. Рим Әхтәриев җитәкчелек иткән Яңа Бирде товарлыклы- сөтчелек фермасында эшләр аеруча көйле бара.

Биредә 570 баш савым сыеры исәпләнә, шуның 220се — саудыра торганнар. Терлекчеләр арасында үзара ярыш ялкыны сүрелми. Савучылар Дамира Раянова, Илдария Даукаева, Лилия Гыйльванованың эше һәрчак мактаулы. Мул сөт өчен көрәштә савым сыерларын караучы терлекчеләрнең тырышлыгы ифрат зур. Бу җәһәттән Илвер Ризванов, Рафаэль Фадеев, Михаил Исаев, Илфир Шәяховны хөрмәтләп телгә аласы килә. Төп көтүне яшь маллар белән тулыландыру— игътибар үзәгендә. Таналар әзерләү — гаять җаваплы эшчәнлек. Зинфир Хаҗиев белән Роберт Хәкимов караган төркемдә 120 баш тана исәпләнә. Тиешле тәүлеклек артым алуга, һәр-кайсын сәламәт итеп үстерүгә зур көч сала терлекчеләр. Вакыт белән исәпләшми эшлиләр.
Рим Хаҗикәй улының әйтүенә караганда, биредә һәркем иңенә йөкләтелгән эшне намус белән баш-
кара. Аның үз улы Римил дә — фермада оператор, ТСН һәм башка җиһаз-агре-гатларның тигез ритмда, ватылуларсыз эшләве өчен җаваплы.
Белгечләрнең эшчәнлегеннән дә кәнәгать ферма мөдире. Ясалма орлыкландыру технигы Лилия Әбү-бакирова, лаборантка Алина Әбүнәгый-мованы хөрмәтләп телгә алды.
Биредә терлек кышлатуга җитди әзерләнгәннәр. Мал азыгын җитәрлек туплаганнар, сакчыл файдаланырга омтылалар. Биналар каралган, төзек, быел идәннәр җәйгәннәр. Тирә-якка күркәмлек биреп яңа ферма бинасы балкып тора, анда эшләү өчен бик уңайлы. Утарлары чиста. Фермада Зинфир Хаҗиев һәм Михаил Исаев белән әңгәмә корып алдык. Алар Бакалы районының Гусеево авылыннан йөреп эшлиләр.
–Бирегә килеп эшкә урнашуыбызга шатланабыз. Йөрергә ерак түгел, хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Коллектив эшчән, тату, кооператив җитәкчесенә, ферма мөдиренә рәхмәтлебез, – ди алар.
Читайте нас: