ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
26 ноябрь 2016, 19:25

Караталда каз өмәсе

Салкыннар башланып, җиргә кар яту белән авылларда көз өмәләре үткәрү —борынгыдан килгән күркәм гадәт. Бу көнне хуҗаларга ярдәмгә туганнары, дуслары, күршеләре җыела. Казларны тик булдыклылар гына үстерә ала. Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп муллыкта-җитешлектә яшәүче гаиләләр күп.

Шундыйларның берсе — Каратал авылында яшәүче Рәмилә һәм Рифат Сәлимгәрәевларның да казлары уңды быел. 23 ноябрь көнне аларда каз өмәсе үтте. Юмаш, Уйбулат, Иске Почкак, Иске Үзмәш һәм Митрә-Әюп мәдәният йортлары хезмәткәрләре өмәне яңача оештырып, авыл халкы өчен зур бәйрәм ясады. Бигрәк тә яшь-җилкенчәкне кызыксындыру, халкыбызның бәйрәм-йолаларын өйрәтү, гомумән, милли традиция-ләребезнең байлыгын, кыйммәтен, асылын күрсәтүне максат итеп куйды. Хуҗалар йортында хатын-кызлар җырлый-җырлый каз йолыкты, ир-егетләр ярдәм итеп торды. Гармуннар уйнап, җырлар-җырлап авылны моңга күмеп елга буена каз чайкарга төштеләр, уйнап-көлеп, җырлап-биеп шау-гөр килделәр. Самавыры кайнап торды, күпереп пешкән тәбикмәкләр белән сыйландылар. Каз чайкап кайтучыларга мул табын әзерләнде. Хуҗабикә Рәмилә Харис кызы пешергән чәк-чәк, пироглар, ә иң затлысы – каз итеннән пешкән бәлеш телеңне йотарлык булды.
Казлар эленде, эш тәмамланды, әмма җыр-моң озак тынмады, авыл бәйрәм итте.
Читайте нас: