ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 декабрь 2016, 19:21

Уфадан – җиңү белән

27 ноябрьдә Уфаның Дим районында дөнья чемпионнары Рөстәм Арсланов һәм Әлфия Әлимгуҗина призларына билбау көрәше буенча ачык турнир үтте.

Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән барлыгы 160 кеше: 2000-2002 елгы үсмер кызлар белән егетләр һәм 1997-1999 елгы юниорлар көч сынашты. Район данын яклап чыгыш ясаган 11 спортчыбыз өчен ул шактый сөенечле булды. 55 килограмм авырлык категориясендә Яңа Балтачтан РИНАТ ӘБДИЕВ җиңүче булды һәм кубок, Мактау грамотасы, медаль белән бүләкләнде. 77 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Чакмагыштан ИЛМИР САКАЕВ, 52 килограммга кадәр авырлыкта АДЕЛИНА ИБРАҺИМОВА, 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Иске Бәширдән РӨСТӘМ БАТЫРГӘРӘЕВ икенче урынны яуладылар, 68 килограмм авырлык категориясендә Иске Бәширдән РАЗМИК СУРОЯН белән 55 килограмм авырлык категориясендә АРТУР ГАРИПОВ өченче призлы урынга чыктылар. Призерлар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән РӨСТӘМ БАТЫРГӘРӘЕВка шушы ук турнирда махсус билге-значок һәм таныклык тапшырылды. Яшь райондашларыбызны дәрәҗәле бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз һәм артабан да уңышлар телибез.
Читайте нас: